"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
13.10.2020

ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкиле «Татарстан радио»сында чыгыш ясаячак


15 октябрьдә 7.22 сәгатьтә «Татарстан радиосы»ның иртәнге эфирында «Актуаль интервью» программасы кысаларында ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Доронина белән әңгәмә яңгыраячак. Тапшыруда ул иминләштерелгәннәр хокукларын яклауга кагыла торган актуаль мәсьәләләрне күтәрә. Сүз шулай ук аларның мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча түләүсез медицина ярдәмен алуы турында һәм пациентның хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында да бара.

Гражданнарны аеруча нык борчый торган проблемалар арасында медицина ярдәмен үз вакытында алу мөмкинлеге аз булу һәм аның сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмау, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча түләүсез медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту, медицина хезмәтләре күрсәтү коммерцияләшә бару һәм башкалар бар.

Тапшыруны алып баручы Йолдыз Крепостина сорауларына җавап биргәндә, Людмила Доронина: «Мәҗбүри медицина иминиятендә әнә шул мәсьәләләрне күпмедер дәрәҗәдә хәл итү өчен иминият вәкилләре интитуты төзелде дә инде, – дип билгеләп үтте. – Иминият вәкилләре – иминият компанияләре хезмәткәрләре, аларның төп эшләре медицина ярдәме күрсәтү барышының һәр этабында иминләштерелгән затларга мәгълүмати ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт», – диде ул.

«Иминият вәкилләре беренче елларын гына эшләми. Ни өчен алар турында берни ишетелми?», – дип тә кызыксынды алып баручы.

«Иминият вәкилләре 2016 елдан эшли башлады, аларның эшчәнлеге елдан-ел камилләшә бара, – дип аңлатты Людмила Доронина. – Идеалда иминият вәкиле иминләштерелгән затның мәҗбүри медицина иминияте мәсьәләләре буенча консультантына, медицина ярдәмен алганда аның ярдәмчесенә, бәхәсле һәм низаглы хәлләр килеп чыкканда аның экспертына әйләнергә тиеш. Иминият вәкилләре турыдан-туры медицина оешмаларында эшли, алар иминләштерелгән затларга консультатив ярдәм күрсәтә һәм низаглы мәсьәләләрне кичекмәстән хәл итә. Иминият вәкилләренең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләгәнен гражданнар мөрәҗәгатьләре статисткасына карап та күреп була. Мөрәҗәгатьләрнең ин күп өлешен шикаятьләр түгел, ә консультацияләр тәшкил итә».

Тапшыруны алып баручының: «Иминият вәкилләре медицина оешмаларында ковид инфекциясе эпидемиясе вакытында да эшлиме?» – дигән соравына Людмила Доронина: «Юк, билгеле. Коронавирус инфекциясе вакытында иминият вәкилләре үз эшчәнлекләрен туктатып торды. 4 сентябрьдән алар яңадан эшли башлады. Әмма ковид белән авыручылар саны арту сәбәпле, алар эшчәнлекләрен тагын туктатып торыр, мөгаен. Ләкин бу вакытлыча чара, һәм тиздән алар штатта каралган режим буенча эшли башлар, дип уйлыйм», – дип җавап бирде.

Тапшыру барышында ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды контакт-үзәгенең иминият компанияләре карамагындагы «кайнар линияләр» белән интеграцияләнгән телефон номеры аталды. Радиотыңлаучыларга мәҗбүри медицина иминияте полисында күрсәтелгән телефоннар буенча да иминият компанияләренә шалтыратып булу турында аңлатылды. Шулай ук медицина оешмаларындагы иминият вәкилләренең эш графиклары урнаштырылган иминият компанияләре сайтларына сылтама бирелде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан