"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
15.10.2020

ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова Татарстан Республикасы Дәүләт Советында парламент тыңлауларында “2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте


2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының фараз күрсәткечләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразының сценар шартлары һәм төп параметрлары нигезендә формалаштырылды.

Бюджетның өч елга формалаштырылуын исәпкә алып, керемнәр еллар буенча түбәндәге күләмдә фаразлана:

  •   2021 елга – 59,2 млрд. сум,
  •   2022 елга – 62,8 млрд. сум,
  •   2023 елга – 66,2 млрд. сум.

2021 елга Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан субвенцияләр 49,3 млрд.сум күләмендә фаразлана.

2021 елда бер каналлы финанслауны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар 8,8 млрд.сум күләмендә планлаштырыла.

РФ субъектларының территориаль фондларыннан әлеге субьектларда яшәүче халыкка Татарстан Республикасы медицина оешмалары күрсәткән медицина ярдәме өчен керә торган бюджетара трансфертлар 1 млрд.сум дәрәҗәсендә фаразлана.

Җиткерелгән сценар шартларны һәм фаразлана торган керемнәрне исәпкә алып, 2021 елга Фонд бюджеты чыгымнары 59,2 млрд.сум күләмендә планлаштырыла.

2022 һәм 2023 елларга Фонд чыгымнары керемнәр дәрәҗәсендә күздә тотыла.

Парламент тыңлауларыннан соң Фонд бюджеты турындагы ТР законы проекты Дәүләт Советының профильле комитетларына тикшереп фикер алышу өчен җибәрелде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан