"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
24.12.2021

2021 елның 24 декабрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы булып узды


2021 елның 24 декабрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы булып узды. Анда депутатлар «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын карады. Аны ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

Өcтәмә доклад белән чыгыш ясаганда ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев 2021 елга ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертелү сәбәпләрен тәгаенләп үтте һәм закон проектын кабул итәргә тәкъдим итте.

Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, 2021 елга Фонд бюджеты керемнәре 67 341 331 мең сум, чыгымнары 68 148 794 мең сум тәшкил итәчәк. Фонд бюджеты кытлыгын каплау чыганагы булып счетта калган 807,5 млн. сум күләмендәге акчалар тора. Шулай итеп, 2021 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты күрсәткечләре баланслана.

Закон проекты беренче укылышта `һәм тулаем кабул ителде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан