"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
30.03.2022

2022 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондында Медицина ярдәме күрсәткәндә һәм Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге законнарны тормышка ашырганда иминләштерелгән затлар хокукларын яклау буенча координация советы (алга таба – Координация советы) утырышы узды.

Координация советы утырышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы, Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче иминият медицина оешмалары, Казан дәүләт медицина академиясе һәм Казан дәүләт медицина университеты, медицина оешмалары (Әлмәт үзәк район хастаханәсе, Түбән Кама үзәк район күпюнәлешле хастаханәсе, Яр Чаллы шәһәренең 2 нче шәһәр хастаханәсе) вәкилләре катнашты.

Ул 2021 елда һәм 2022 елның ике аенда яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән авырган затларга медицина ярдәме күрсәтү очраклары буенча үткәрелгән контроль-экспертиза чаралары нәтиҗәләре тикшерүгә багышланган иде.

Утырыш барышында COVID-19 инфекциясе белән авырган затларга медицина ярдәме күрсәткәндә җибәрелгән һәм экспертиза үткәргәндә ачыкланган җитешсезлекләр, тәртип бозулар җентекләп тикшерелде.

Иминият медицина оешмалары белән медицина оешмалары арасында үзара хезмәтәшлек итү өлешендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә проспектив тикшереп торуны тормышка ашыруга аерым игътибар бирелде.

Медицина оешмалары белгечләре үлем очракларын кисәтү буенча медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын оешма эчендә тикшерүдә тоту турында докладлар тәкъдим итте.

Күтәрелгән мәсьәләне хәл итү буенча фикер алышканнан соң, аның буенча оештыру чаралары һәм гамәлгә ашыру вакытлары билгеләнгән карар кабул ителде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан