"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
28.02.2023

2023 елның 28 февралендә «2022 елда кискен абдоминаль хирургия патологиясе вакытында үлем очраклары» дигән мәсьәлә буенча Иминләштерелгән затлар хокукларын яклау буенча координация советы утырышы булып узды. Совета эшендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды, иминият медицина оешмалары, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы белгечләре катнашты.

Анда җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС Мед» иминият компаниясе» җәмгыятенең медицина ярдәме сыйфатын тикшереп тору идарәсе башлыгы Д.А. Гыйләҗиева, җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте директоры А.Р. Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече-хирургы – медицина фәннәре докторы, профессор А.Ю. Анисимов, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп тору бүлеге башлыгы О.П. Полякова докладлар белән чыгыш ясады.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан