2017 елның 1 маеннан Татарстан Республикасы территориясендә пластик карта рәвешендә мәҗбүри медицина иминиятенең электрон полисларын рәсмиләштерү оештырылды
2017 елның 1 маеннан Татарстан Республикасы территориясендә пластик карта рәвешендә мәҗбүри медицина иминиятенең электрон полисларын рәсмиләштерү оештырылды.
Республикабызда яшәүчеләр хәзер полисларны, кәгазьдәгесе белән беррәттән, электрон рәвештә дә рәсмиләштерә алачак.
Полисларны рәсмиләштерү тәртибе турында мәгълүмат сайтыбызның «Иминләштерелгән затларга» бүлегендә урнаштырылды.
Иминият медицина оешмаларының электрон полис рәсмиләштереп була торган полислар бирү пунктлары.
Игътибар! Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2011 елның 28 февралендәге 158н номерлы приказы белән расланган Мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре нигезендә чит ил гражданнары электрон полислар белән тәэмин ителергә тиеш түгел.