"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Гомуми мәгълүмат
Гомуми мәгълүмат
Тарих

1993 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты «Татарстан Республикасы гражданнарын медицина иминләштерүе турында» Татарстан Республикасы Законына кул куйды.

1993 елның 20 октябрендәге 1991-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 13 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы халкын мәҗбүри  медицина иминләштерүе өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру максатларында 1994 елда республиканың һәр административ районында дәүләт хастаханә кассасы («Республика хастаханә кассасы» дәүләт учреждениесе һәм мөстәкыйль хуҗалык субъектлары булган 45 территориаль хастаханә кассасы) төзелде.

Кассалар иминләштерелгән затларның исәбен алып барды, мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәр килүне, шулай ук мәҗбүри медицина иминияте программасы нигезендә күрсәтелә торган медицина хезмәтләре күләмен, вакытларын һәм сыйфатын тикшереп торуны гамәлгә ашырды, медицина учреждениеләре счетларына түләде.

Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә бердәм дәүләт системасын булдыру максатларында 1994 елда Татарстан Республикасы Югары Советының Республика хастаханә кассасын оештыру турындагы 1994 елның 9 февралендәге 2070-XII номерлы карары кабул ителде.

2004 елда «Татарстан Республикасы гражданнарын медицина иминләштерүе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында» 2004 елның 28 июнендәге 39-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды мәсьәләләре» 2004 ел, 19 август, 377 нче карары нигезендә «Республика хастаханә кассасы» дәүләт учреждениесе аңа 45 территориаль хастаханә кассасын кушу юлы белән үзгәртеп оештырылды һәм исеме «Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды» дәүләт учреждениесе дип үзгәртелде.

Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды 2004 елдан «Республика хастаханә кассасы» дәүләт учреждениесенең һәм территориаль хастаханә кассаларының барлык хокуклары һәм йөкләмәләренең хокук дәвамчысы булды.

«Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль законны үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011елның 10 июнендәге 471 нче карары белән «Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды» дәүләт учреждениесе 2011 елда «Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды» дәүләт учреждениесе итеп үзгәртелде.

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды - Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру өчен төзелгән коммерциягә карамаган оешма, ул Татарстан Республикасының территориаль мәҗбүри медицина иминияте программаларын тормышка ашыру өлешендә иминләштерүченең аерым вәкаләтләрен башкара.

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен филиаллар төзелде.

 Эшчәнлекнең максаты:

Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру.

Вәкаләтләр:

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының хокукый хәле дәүләт социаль фондлары турындагы федераль закон, «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль закон, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары белән билгеләнә.

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте программалары кысаларында һәм Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминиятенең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү, шулай ук «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль закон, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды турындагы нигезләмә һәм аның бюджеты турындагы закон белән билгеләнгән башка бурычларны хәл итү максатларында мәҗбүри медицина иминиятенең иминләштерелгән затларга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү гарантияләрен тәэмин итү өчен билгеләнгән акчалары белән идарә итүне гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды иминләштерүченең түбәндәге вәкаләтләрен башкара:

  • гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре территориаль программасын эшләүдә һәм Татарстан Республикасы территориясендә медицина ярдәменә түләүгә тарифлар билгеләүдә катнаша;

  • мәҗбүри медицина иминияте акчаларын җыя һәм алар белән идарә итә, Татарстан Республикасында территориаль мәҗбүри медицина иминияте программаларын тормышка ашыруны финанслар белән тәэмин итүне башкара, Федераль фонд тарафыннан билгеләнгән тәртиптә мәҗбүри медицина иминиятенең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү өчен резервлар булдыра һәм алардан файдалана;

  • мәҗбүри медицина иминиятенә иминият кертемнәрен исәпләүнең дөреслеген, аларны тулысына һәм үз вакытында түләүне (күчерүне) тикшерүдә тотучы органнан мәҗбүри медицина иминиятен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүмат ала;

  • эшләмәүче халыкны мәҗбүри медицина иминләштерүенә иминият кертемнәрен түләүдән керә торган Федераль фонд бюджеты керемнәрен административлаштыруны гамәлгә ашыра, эшләмәүче гражданнар өчен иминләштерүчеләрне терки һәм теркәү исәбеннән төшерә;

  • эшләмәүче халыкны мәҗбүри медицина иминләштерүенә иминият кертемнәре буенча недоимка, штрафлар һәм пеняләр исәпли һәм эшләмәүче гражданнар өчен аларны иминләштерүчеләрдән түләттерә;

  • иминият медицина оешмалары өчен мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә җан башына дифференциацияләнгән нормативларны раслый;

  • иминләштерелгән зат мәнфәгатьләрендә иминләштерүчегә, иминият медицина оешмасына һәм медицина оешмасына, шул исәптән суд тәртибендә, аның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле булган таләпләр куя;

  • гражданнарның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокукларын, шул исәптән медицина ярдәме күрсәтү күләмнәрен, вакытларын, сыйфатын һәм шартларын тикшереп тору юлы белән, гражданнарга бу Федераль закон нигезендә аларның хокукларын тәэмин итү һәм яклау тәртибе турында мәгълүмат бирүне тәэмин итә;

  • медицина ярдәме күрсәтүне һәм аның күләмнәрен, вакытларын, сыйфатын һәм шартларын тикшереп торуны оештыру тәртибе нигезендә медицина ярдәме сыйфаты экспертларының территориаль реестрын алып бара;

  • иминләштерелгән затка китерелгән мөлкәти яки мораль зыянны каплау турында медицина оешмасына ризасызлык һәм (яки) дәгъвалар белдерә ала;

  • иминләштерелгән зат сәламәтлегенә зыян китергән өчен җаваплы юридик яки физик затларга иминләштерелгән затка медицина ярдәме күрсәтүгә тотылган сумма чикләрендә чыгымнарны кире кайтару максатларында дәгъва белдерә ала;

  • иминият медицина оешмаларының һәм медицина оешмаларының мәҗбүри медицина иминияте акчаларыннан файдалануын тикшерүдә тотуны гамәлгә ашыра, шул исәптән тикшерүләр һәм ревизияләр үткәрә;

  • иминләштерелгән затлар турындагы белешмәләрнең шәхсиләштерелгән исәбе һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә иминләштерелгән затларга күрсәтелгән медицина ярдәме турындагы белешмәләрнең шәхсиләштерелгән исәбе мәгълүматларын җыя һәм эшкәртә;

  • эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмалары, медицина оешмалары реестрын, иминләштерелгән затлар бердәм регистрының  региональ сегментын алып бара;

  • файдаланылуы чикләнгән мәгълүматларны үз компетенциясе чикләрендә саклауны тәэмин итә;

  • мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләү өчен кадрлар әзерләүне һәм яңадан әзерләүне гамәлгә ашыра;

  • иминләштерелгән затларга Татарстан Республикасыннан читтә күрсәтелгән медицина ярдәме өчен мәҗбүри медицина иминияте база программасында билгеләнгән күләмдә исәп-хисап ясауны гамәлгә ашыра;

  • иминләштерелгән затларга Россия Федерациясе законнары нигезендә төзелгән һәм Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан медицина оешмалары күрсәткән медицина ярдәме өчен мәҗбүри  медицина иминияте кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә исәп-хисап ясауны гамәлгә ашыра.

Элекке җитәкчеләрнең фотосурәтләре архивы
 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан