"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
ММИ полислары турында
ММИ полислары турында

2011 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән “Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында” 29.11.2010 №326-ФЗ Федераль закон һәм Мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре (Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 28.02.2011 №158н боерыгы белән расланган) нигезендә эшләүче гражданнар өчен иминләштерүче медицина оешмасы белән иминләштерүчеләр (эш бирүчеләр) арасында мәҗбүри медицина иминияте шартнамәләре төзү каралмаган. Шуңа бәйле рәвештә 2011 елның 1 гыйнварынна эш бирүчеләр хезмәткәрләрне ММИ полислары белән тәэмин итүдә катнаша алмыйлар, ә иминләштерелгән затлар Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминиятендә катнашучылар арасыннан иминләштерүче медицина оешмасын (алга таба – ИМО) сайлап алу (алмаштыру) турындагы гариза белән турыдан-туры ИМОга мөрәҗәгать итү юлы белән мөстәкыйль рәвештә ИМО сайлап алырга тиеш.

Шулай ук игътибар итегез: №326-ФЗ Федераль закон нигезендә әлеге норматив хокукый акт үз көченә кергәнче бирелгән мәҗбүри медицина иминияте полислары бирү датасына һәм полиста күрсәтелгән иминият шартнамәсенең гамәлдә булу срогына бәйсез рәвештә үз көчендә кала. Полисларны яңадан рәсмиләштерү иминләштерелгән затның фамилиясе, исеме, атасының исеме, җенесе, туу датасы үзгәртелгән очракта гына кирәк була.

Шуңа бәйле рәвештә мәҗбүри медицина иминияте полислары иминләштерелгән затлар эшкә урнашканда алмаштырылмаска һәм эштән киткәндә иминләштерелгән заттан алынмаска тиеш. Эш бирүчеләрнең хезмәткәрне ИМО сайлап алуга мәҗбүр итүләренең теләсә нинди алымнары, хезмәткәрләрнең полисларын массакүләм алмаштыруны оештыру, шул исәптән иминләштерүче медицина оешмасы инициативасы буенча да, иминләштерелгән затларның ИМО сайлап алуга граждан хокукларын боза һәм законга каршы була.

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан