"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Үз хокукларыңны ничек якларга

Мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме алганда иминләштерелгән затларның хокукларын бозуга түбәндәгеләр керә:

  1. Медицина ярдәмен алу өчен гамәлдә булу срогы 31.12.2010 елга кадәр яисә 01.05.2011 елга кадәр булган мәҗбүри медицина иминияте полисларын ашыгыч рәвештә бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисына алмаштыруны таләп итү.
  2. Түләүсез медицина ярдәмен мәҗбүри медицина иминияте программалары нигезендә күрсәтүдән баш тарту.
  3. Мәҗбүри медицина иминияте полисы булмау аркасында ашыгыч һәм кичектергесез халәтләрдә түләүсез медицина ярдәмен күрсәтүдән баш тарту.
  4. Мәҗбүри медицина иминияте программасында күрсәтелгән медицина ярдәме өчен (ирекле медицина иминияте кысаларында медицина ярдәмен алу дәверендә яисә түләүле хезмәт күрсәтүләр рәвешендә) түләү алу.
  5. Стационар шартларда дәваланган чорда табиб билгеләве буенча авыру буенча медицина ярдәме стандартына кергән, “Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлеге”нә кертелгән даруларны һәм медицина әйберләрен пациент тарафыннан сатып алу зарурлыгы.
  6. Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек башкаручы медицина оешмаларыннан булган медицина оешмасын сайлап алу хокукын чикләү.
  7. Россия Федерациясе законнары нигезендә табибны сайлап алу хокукын чикләү.
  8. Медицина ярдәме күрсәтү срокларын, шул исәптән планлы рәвештә күрсәтелә торган медицина ярдәмен көтү срокларын үтәмәү.
  9. Медицина оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан медицина этикасын һәм деонтологияне бозу.
  10. Күрсәтелгән түләүсез медицина ярдәменең канәгатьләнмәслек сыйфаты.
  11. Медицина оешмаларының канәгатьләнмәслек санитар-гигиеник торышы.
  12. Шәхси мәгълүматларны хокукка каршы тарату.

Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме алганда хокуклар бозылган очракта, иминләштерелгән затлар түбәндәгеләргә мөрәҗәгать итәргә хаклы:

  • турыдан-туры медицина оешмасы җитәкчесенә яки медицина оешмасының башка вазыйфаи затына (баш табибның урынбасарына яки бүлек мөдиренә);
  • мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият медицина оешмасына (адресы һәм телефоны полиста язылган);
  • Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына;
  • Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына;
  • суд органнарына.

Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда төп роль иминләштерүче медицина оешмаларыныкы була.

Иминләштерүче медицина оешмасы гражданнарның мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләрен карарга, Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә иминләштерелгән затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау эшчәнлеген гамәлгә ашырырга, медицина оешмаларында иминләштерелгән затларга күрсәтелгән медицина ярдәменең күләмнәрен, срокларын,сыйфатын һәм шартларын тикшереп торырга тиеш.

Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затның хокуклары бозылган очракта, мәҗбүри медицина иминияте полисы биргән иминләштерүче медицина оешмасына кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек башкаручы иминләштерүче медицина оешмалары

ИМО атамасы

Тәүлек буе эшләүче “кайнар линия” телефоны Россия буенча шылтырату түләүсез!

Сайтлары

«АК БАРС-Мед» иминләштерүче компаниясе» ҖЧҖ

8-800-500-03-03

www.akbarsmed.ru

"Чулпан-Мед" иминләштерүче медицина оешмасы” ҖЧҖ

8-800-200-10-65

www.чулпан-мед. рф

“Спасение” иминләштерүче медицина җәмгыяте” ЯАҖ

8-800-100-07-17

www.spasenie-med.ru

Медицина оешмасы иминләштерелгән затның мәнфәгатьләрен җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле якламаган яисә Татарстан Республикасыннан читтә медицина ярдәме алганда сораулар килеп туган очракта, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк («кайнар линия» телефоны: 8-800-200-51-51, сайт – www.fomsrt.ru).

Яшәү территориясеннән читтә иминләштерелгән зат хокукларын яклауны иминләштерелгән затка медицина ярдәме күрсәтелә торган территориянең территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары гамәлгә ашырырга тиеш. Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары адресы һәм телефоннары Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды сайтында www.ffoms.ru урнаштырылган.

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан