"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Полис буенча медицина ярдәме
Полис буенча медицина ярдәме

2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында медицина оешмаларында түбәндәге медицина ярдәме төрләре түләүсез күрсәтелә:

  • беренчел медик-санитар ярдәм, шул исәптән табибка кадәр, табиб ярдәме һәм махсуслаштырылган ярдәм;
  • махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле, медицина ярдәме;
  • ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган, медицина ярдәме;
  • паллиатив медицина ярдәме.

Беренчел медик-санитар ярдәм медицина ярдәме күрсәтү системасының нигезе була һәм аңа профилактика, диагностика, авыруларны һәм халәтләрне дәвалау, медицина реабилитациясе, йөклелекне күзәтү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм санитар-гигиеник белем бирү чаралары кертелә.

Беренчел медик-санитар ярдәм амбулатор шартларда һәм көндезге стационар шартларында, шул исәптән өйдә килеш стационар рәвештә күрсәтелә.

Табибка кадәр беренчел медик-санитар ярдәм фельдшерлар, акушерлар һәм урта медицина белеме булган башка медицина хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелә.

Беренчел табиб медик-санитар ярдәме табиб-терапевтлар, участок табиб-терапевтлары, табиб-педиатрлар, участок табиб-педиатрлары һәм гомуми практика табиблары (гаилә табиблары) тарафыннан күрсәтелә.

Беренчел махсуслаштырылган медик-санитар ярдәм табиб-белгечләр тарафыннан күрсәтелә, махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле, медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларының табиб-белгечләрен дә кертеп.

Махсуслаштырылган медицина ярдәменә профилактика, диагностика һәм махсус методларны һәм катлаулы медицина технологияләрен, шулай ук медицина реабилитациясен таләп итә торган авыруларны һәм халәтләрне дәвалау (шул исәптән йөклелек, бала табу һәм бала тапканнан соң чорда) керә.

Махсуслаштырылган медицина ярдәме стационар шартларда һәм көндезге стационар шартларда табиб-белгечләр тарафыннан түләүсез күрсәтелә.

Ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган, медицина ярдәме гражданнарга медицина учреждениесеннән тыш экстрен рәвештә яисә кичекмәстән күрсәтелә, шулай ук авырганда, бәхетсезлек очракларында, имгәнүләр, агуланулар вакытында һәм медицина катышуын таләп итә торган башка халәтләрдә амбулатор һәм стационар шартларда күрсәтелә.

Ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган, медицина ярдәме гражданнарга дәүләт яисә муниципаль сәламәтлек саклау системаларының медицина оешмалары тарафыннан түләүсез күрсәтелә.

Паллиатив медицина ярдәме авыртуларны җиңеләйтүгә һәм, дәваланмый торган авырулары булган гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту максатларында, сырхауның башка авыр чагылышларын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән медицина катышулары комплексыннан гыйбарәт.

Паллиатив медицина ярдәме мондый ярдәм күрсәтү буенча укулар узган медицина хезмәткәрләре тарафыннан амбулатор һәм стационар шартларда күрсәтелә.

Медицина ярдәме түбәндәге рәвешләрдә күрсәтелә:

  • экстрен – кинәт килеп чыккан кискен авырулар, халәтләр, пациентның гомеренә яный торган хроник авырулар көчәеп киткәндә күрсәтелә торган медицина ярдәме;
  • кичектергесез – кинәт кенә килеп чыккан кискен авырулар, халәтләр, пациентның гомеренә яный торган ачык сыйфатлары булмаган хроник авырулар көчәеп киткәндә күрсәтелә торган медицина ярдәме;
  • планлы – профилактик чаралар башкарганда, пациентның гомеренә янамый, экстрен һәм кичектергесез ярдәм таләп итми торган, күрсәтелүен билгеле бер вакытка кичектереп тору пациентның хәлен авырайтмый, гомеренә һәм сәламәтлегенә янамый торган авырулар, халәтләр барышында күрсәтелә торган медицина ярдәме.

Медицина ярдәменең этаплылыгын, мөмкинлеген һәм сыйфатын тәэмин итү максатларында медицина ярдәме гражданнарга медицина ярдәмен өч дәрәҗәдә оештыру системасы нигезендә күрсәтелә:

  • беренче дәрәҗә – башлыча беренчел медик-санитар, шул исәптән беренчел махсуслаштырылган медицина ярдәме, шулай ук үзәк район сырхауханәләрендә, шәһәр, район, участок сырхауханәләрендә, табиб амбулаторияләрендә, ФАПларда, шәһәр поликлиникаларында, ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәләрендә һәм станцияләрендә махсуслаштырылган медицина ярдәме һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү;
  • икенче дәрәҗә – башлыча үз структураларында махсуслаштырылган муниципальара (районара) бүлекчәләре һәм (яисә) үзәкләре булган медицина оешмаларында, шулай ук диспансерларда, күп профильле сырхауханәләрдә махсуслаштырылган (югары технологияледән тыш) медицина ярдәме күрсәтү;
  • өченче дәрәҗә – башлыча медицина оешмаларында махсуслаштырылган, шул исәптән югары технолгияле, медицина ярдәме күрсәтү.

Амбулатор шартларда, шул исәптән медицина хезмәткәрен өйгә чакырганда, һәм көндезге стационар шартларында беренчел медик-санитар медицина ярдәме күрсәтү

Беренчел медик-санитар ярдәм планлы рәвештә яисә кичекмәстән күрсәтелә, башлыча территориаль-участок принцибы буенча, моңа консультатив поликлиникалардагы, махсуслаштырылган поликлиникалардагы һәм диспансерлардагы медицина ярдәме керми.

Халыкны участоклар буенча бүлү, беркетелгән халыкның билгеләнгән норматив санын һәм мөмкинлеген максималь дәрәҗәдә тәэмин итүне исәпкә алып һәм гражданнарның бүтән хокукларын үтәү максатларында, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүнең конкрет шартларына бәйле рәвештә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмалары җитәкчеләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Диагностика һәм дәвалау чаралары күләме, сроклары, урыны һәм аларны уздыруның үз вакытында булуы дәвалаучы табиб тарафыннан билгеләнә һәм амбулатор пациентның медицина картасында күрсәтелә.

Табибны һәм медицина оешмасын сайлап алганда, беренчел медик-санитар ярдәм алу өчен, граждан (аның законлы вәкиле) медицина катышуына карата мәгълүматлаштырылган ирекле ризалык бирә.

ММИнең Территориаль программасы буенча медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә граждан мәҗбүри медицина иминияте полисын тәкъдим итәргә тиеш, моңа экстрен медицина ярдәме күрсәтү очраклары керми.

Өйдә медицина ярдәме күрсәтү участок табиб-терапевты, участок табиб-педиатры чакыру рәвешендәге хезмәт күрсәтүдән, кабул итү (чакыру) көнендә гомуми практика табиб (гаилә табиб) тарафыннан хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт. Өйдә медицина ярдәме күрсәтү участок табиб-терапевты, участок табиб-педиатры, гомуми практика табибы (гаилә табибы) билгеләве буенча белгеч табиблар тарафыннан консультацияләр уздыруны күз алдында тота.

Өйдә медицина ярдәме сәламәтлеге торышы начараюга бәйле кискен авырулар барышында; әйләнә-тирәдәгеләр өчен эпидемиологик куркыныч тудыра торган халәтләрдә; кискенләшү стадиясендә хроник авырулар барышында; хатын-кызларга йөклелек чорында һәм бәби тапканнан соң авырган очракларда; бала табучыларга һәм балаларга бер яшь тулганчы (шул исәптән яңа туганнарга) билгеләнгән тәртиптә патронаж хезмәте күрсәтү; пациентлар мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә (йөри) алмаганда.

Пациентны планлы госпитализацияләү өчен көндезге стационарга җибәрү дәвалаучы табиб тарафыннан көндез медицина күзәтүен һәм дәвалавын күз алдында тота торган, әмма тәүлек буена медицина күзәтүе һәм дәвалавы таләп ителми торган медицина күрсәтүләре нигезендә гамәлгә ашырыла.

Пациентны планлы госпитализацияләү өчен тәүлеклек стационарга җибәрү дәвалаучы табиб тарафыннан гамәлгә ашырыла. Пациентны планлы госпитализацияләүгә җибәрер алдыннан кирәкле тикшеренүләр уздырылган булырга тиеш.

Планлы госпитализацияләүгә юллама биргәндә дәвалаучы табиб гражданга Программаны гамәлгә ашыруда катнашучы, тиешле профильдәге медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге булган медицина оешмалары исемлеге, шул исәптән медицина ярдәме күрсәтү шартлары (тәүлеклек стационар, көндезге стационар) турында хәбәр итәргә тиеш.

Пациентны консультатив поликлиникага, махсуслаштырылган поликлиникага һәм диспансерларга җибәргәндә норматив документлар нигезендә амбулатор авыруның медицина картасыннан өземтә рәсмиләштерелә.

Түләүсез ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү шартлары

Халыкка ашыгыч медицина ярдәме, территориаль һәм ведомство буйсынуына карамастан, медицина оешмалары һәм медицина хезмәткәрләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Халыкка ашыгыч медицина ярдәме ашыгыч медицина катышуы таләп итә торган халәтләрдә (бәхетсезлек очракларында, имгәнүләр, агуланулар вакытында, башка халәтләрдә һәм авыруларда) тәүлек буена күрсәтелә.

Россия Федерациясе гражданнарына һәм аның территориясендәге башка затларга ашыгыч медицина ярдәме түләүсез күрсәтелә.

Ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган, медицина ярдәме түбәндәге рәвешләрдә күрсәтелә:

  • экстрен – кинәт кенә кискен авырулар, халәтләр, пациентның гомеренә яный торган хроник авырулар барышында;
  • кичектергесез – кинәт кенә кискен авырулар, халәтләр барышында, пациентның гомеренә янауның ачык сыйфатлары булмаган хроник авырулар кискенләшкәндә.

Пациентны китерү өчен медицина оешмасын сайлап алу пациент хәленең авырлыгыннан, медицина оешмасына кадәр транспортта бару өчен минималь ераклыктан һәм пациент китерелә торган медицина оешмасының профиленнән чыгып гамәлгә ашырыла.

Турыдан-туры ашыгыч медицина ярдәме станциясенә мөрәҗәгать иткән авыруларга һәм зыян күрүчеләргә медицина ярдәме амбулатор авырулар өчен билгеләнгән кабинетта күрсәтелә.

Иминлек полисы һәм шәхси документлары булмау ашыгыч ярдәм чакырудан һәм күрсәтүдән баш тарту өчен сәбәп була алмый.

Махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү

Махсуслаштырылган медицина ярдәме экстрен, кичектергесез һәм планлы рәвешләрдә күрсәтелә. Медицина ярдәме ашыгыч яисә экстрен рәвештә гражданнарга аны күрсәтү срокларына карата билгеләнгән таләпләрне үтәгән килеш күрсәтелә.

Стационарга экстрен рәвештә госпитальләштерү кинәт кенә кискен авырулар, халәтләр вакытында, пациентның гомеренә яный торган хроник авырулар кискенләшкәндә табиб (фельдшер, акушерка) юлламасы буенча, шул исәптән башка медицина оешмасыннан күчерү тәртибендә, авырулар мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать иткәндә гамәлгә ашырыла.

Стационар планлы рәвештә госпитальләштерү пациентның гомеренә янауның ачык сыйфатлары булмаган, экстрен һәм кичектергесез ярдәм таләп итми торган авырулар һәм халәтләр барышында беренчел медик-санитар (шул исәптән беренчел махсуслаштырылган) ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының дәвалаучы табибы тарафыннан планлы рәвештә гамәлгә ашырыла.

Юлдаш авыруны дәвалау ул кискенләшкән очракта, шулай ук аның кискенләшүе төп авыруның авырлыгына һәм барышына тәэсир иткәндә гамәлгә ашырыла.

Планлы рәвештә амбулатор һәм стационар шартларда күрсәтелә торган медицина ярдәмен, аерым диагностик тикшеренүләр уздыру, шулай ук белгеч табиблар тарафыннан консультацияләрне көтү сроклары

Пациентларны амбулатор шартларда медицина хезмәткәрләре тарафыннан кабул итүне оештыру (алдан язылу, авыруларның амбулатор кабул итүгә үзләре язылулары) һәм табибны өйгә чакыру тәртибе (табибны өйгә чакырулар теркәлә торган телефоннарны, регистратураның уңай эш вакытын күрсәтү) һәм өйдә медицина ярдәме күрсәтү Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм медицина оешмасының эчке кагыйдәләре белән регламентлана. Планлы медицина ярдәме күрсәтүне тәртипкә салу максатларында пациентларны язу, шул исәптән электрон рәвештә язу гамәлгә ашырыла.

Медицина ярдәме күрсәткәндә түбәндәгеләр күз алдында тотыла:

  • пациентларны экстрен күрсәткечләр буенча гомуми чираттан тыш, алдан язылмыйча гына кабул итү;
  • пациентларны кичектергесез халәтләрдә мөрәҗәгать иткән көнне үк участок табиб-терапевты, участок табиб-педиатры,гомуми практика табибы (гаилә табибы),табиб – акушер-гинеколог, табиб-стоматолог тарафыннан кабул итү;
  • участок табиб-терапевтына, участок табиб-педиатрына (3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьлек балаларга медицина ярдәме күрсәтүдән гайре); гомуми практика табибына (гаилә табибына) кискен һәм кискенләшкән хроник авыруы булмаганда планлы рәвештә медицина ярдәме күрсәткәндә 3 көн алдан кабул итүгә язылу чиратлылыгы мөмкин булу.

Беренчел медик-санитар ярдәмен кичекмәстән күрсәтүне көтүнең иң чик сроклары медицина оешмасы составында кичектергесез ярдәм бүлекчәсе (кабинеты) булганда мөрәҗәгать иткән мизгелдән 2 сәгатьтән дә артмаска тиеш.

Беренчел махсуслаштырылган медик-санитар ярдәмен пациент беркетелгән урын буенча медицина оешмасында планлы рәвештә күрсәткәндә белгеч табибларның консультацияләрен көтүнең иң чик сроклары – 10 эш көненнән дә артмый; консультатив поликлиникада, махсуслаштырылган поликлиникада һәм диспансерда –15 эш көненнән дә артмый.

Беренчел медик-санитар ярдәмне (шул исәптән беренчел махсуслаштырылган ярдәмне) күрсәткәндә диагностик инструменталь һәм лаборатор тикшеренүләрне көтүнең иң чик сроклары:

  • пациент беркетелгән урын буенча медицина оешмасында – 10 эш көненнән дә артмый; консультатив поликлиникада, махсуслаштырылган поликлиникада һәм диспансерда –15 эш көненнән дә артмый;
  • беркетелгән урын буенча медицина оешмасында компьютер томографиясе, магнит-резонанс томографиясе, ангиография – 30 эш көненнән дә артмый; консультатив поликлиникада, махсуслаштырылган поликлиникада һәм диспансерда – 60 эш көненнән дә артмый.

Белгеч табибларның консультацияләре беренчел пациент беркетелгән урын буенча медик-санитар ярдәм күрсәтелә торган медицина оешмасының дәвалаучы табибы юлламасы буенча гамәлгә ашырыла.

Стационар шартларда планлы медицина ярдәме гражданнарга чиратлылык тәртибендә күрсәтелә.

Максималь көтү срогы дәвалаучы табиб госпитализацияләүгә юллама биргән көннән 30 эш көненнән дә артмый (пациент госпитализацияләүгә дәвалаучы табиб тәкъдим иткән срокларда мөрәҗәгать итү шарты белән).

Планлы госпитализацияләүгә кагылышлы бәхәсле һәм конфликтлы очраклар, пациент госпитализацияләүгә җибәрелгәндә медицина оешмасының табиблар комиссиясе тарафыннан хәл ителә.

Планлы госпитализацияләү авыруның паспорты яисә шәхесен таныклаучы бүтән документы, мәҗбүри медицина иминияте полисы (ММИ Территориаль программасы буенча медицина ярдәме күрсәтелгән очракта), госпитализацияләүгә юллама, амбулатор шартларда уздырылырга тиешле диагностик тикшеренүләр нәтиҗәләре булганда гына гамәлгә ашырыла.

Медицина оешмаларында аерым категория гражданнарга чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтү буенча Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән хокукны гамәлгә ашыру тәртибе

Чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтү хокукына түбәндәге категория гражданнар ия:

  • Советлар Союзы Геройлары;
  • Россия Федерациясе Геройлары;
  • Дан орденының тулы кавалерлары;
  • Советлар Союзы Геройларының, Россия Федерациясе Геройларының, Дан орденының тулы кавалерларының гаиләләре әгъзалары;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары;
  • Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары;
  • Социалистик Хезмәт Геройларының яисә Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларының икенче кат өйләнмәгән (кияүгә чыкмаган) тол ирләре (тол хатыннары) (Социалистик Хезмәт Героеның яисә Хезмәт Даны орденының тулы кавалерының вафат булу (һәлак булу) датасына бәйсез рәвештә);
  • “Россиянең мактаулы доноры”, “СССРның мактаулы доноры” тамгасы белән бүләкләнгән затлар;
  • Чернобыль һәлакәте аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм шуларга тиңләштерелгән гражданнар категорияләре;
  • сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылган гражданнар;
  • реабилитацияләнгән затлар;
  • сугыш инвалидлары һәм сугышта катнашучылар;
  • хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
  • хәрәкәттәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда кимендә алты ай хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләр, шушы чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләр;
  • “Ленинград блокадасында яшәүче” тамгасы белән бүләкләнгән затлар;
  • һәлак булган (вафат булган) сугышлар инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары гаиләләренең алар каравындагы һәм туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия алучы (аны алырга хокукы булган) хезмәткә сәләтсез әгъзалары;
  • Бөек Ватан сугышы чорында һава сугышына каршы оборона, җирле һава сугышына каршы оборона объектларында, оборона корылмалары, хәрби-диңгез базалары, аэродромнар төзелешендә һәм хәрәкәттәге фронтларның тыл чикләре, хәрәкәттәге флотларның операция зоналары кысаларындагы бүтән объектларда, тимер юлларның һәм автомобиль юлларының фронт яны участокларында эшләүче затлар;
  • инвалид балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар;
  • йөрү-хәрәкәт итүе чикләнгән инвалидлар.

Гражданнарның ташламалы категориясен раслаучы документ чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтү өчен нигез була.

Чираттан тыш тәртиптә медицина ярдәме түбәндәге шартларда күрсәтелә:

  • амбулатор;
  • стационар (югары технологияле медицина ярдәменнән гайре).

Чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтү тәртибе:

  • амбулатор шартларда планлы медицина ярдәме гражданнарга беркетелү урыны буенча чиратсыз тәртиптә күрсәтелә. Планлы консультацияләр, диагностик һәм лаборатор тикшеренүләр, дәвалаучы табибта граждан теркәлгән мөрәҗәгать итү датасыннан алып, эш көннәрендә исәпләп, биш көнлек срокта гамәлгә ашырыла;
  • консультатив поликлиникаларда, махсуслаштырылган поликлиникаларда һәм диспансерларда планлы консультацияләр, диагностик һәм лаборатор тикшеренүләр – граждан мөрәҗәгать иткән датадан алып, эш көннәрендә исәпләп, ун көнлек срокта;
  • стационар шартларда планлы медицина ярдәме күрсәткәндә планлы госпитализацияләүне көтү срогы 14 эш көненнән дә артмаска тиеш;
  • беркетелү урыны буенча медицина оешмалары медицина оешмасында билгеләнгән тәртиптә гражданнарның ташламалы категорияләрен исәпкә алуны һәм аларның сәламәтлеге торышын динамик күзәтүне оештыралар;
  • чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтүгә хокукы булган берничә граждан берюлы мөрәҗәгать иткән очракта, планлы ярдәм мөрәҗәгатьләр керү тәртибендә күрсәтелә.

Чит илләр гражданнарына медицина ярдәме күрсәтү тәртибе

Кинәт килеп чыккан кискен авырулар, халәтләр, пациентның гомеренә яный торган хроник авырулар көчәеп киткәндә экстрен рәвештә медицина ярдәме чит илләр гражданнарына түләүсез күрсәтелә.

Ашыгыч медицина ярдәме (шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган медицина ярдәме) авырулар барышында, бәхетсезлек очракларында, имгәнүләр, агуланулар вакытында һәм ашыгыч медицина катышуын таләп итә торган бүтән халәтләрдә күрсәтелә.

Кичектергесез рәвештә медицина ярдәме (ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган, медицина ярдәме) һәм планлы рәвештә медицина ярдәме түләүле медицина хезмәт күрсәтүләре турындагы шартнамәләр йә ирекле медицина иминияте шартнамәләре һәм (яисә) мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә чит илләр гражданнары файдасына төзелгән шартнамәләр нигезендә күрсәтелә.

Россия Федерациясе территориясендә мәҗбүри медицина иминияте буенча иминләштерелгән чит илләр гражданнарына медицина ярдәме мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге законнар белән билгеләнгән тәртиптә күрсәтелә.

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан