"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Медицина оешмаларында иминләштерүче медицина оешмалары вәкилләре (Пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле затлар)

2012 елның октябреннән Татарстан Республикасы медицина оешмаларында иминләштерүче медицина оешмалары вәкилләре (пациент хокуклары буенча вәкаләтле затлар) эшли, алар, иминләштерелгән затларның нинди иминият оешмасына карауларына карамастан, иминләштерелгән затлар мәнфәгатьләрендә эш итә

Пациент хокуклары буенча вәкаләтле зат:

- мәҗбүри медицина иминияте кысаларында түләүсез медицина ярдәме алу хокукларыгызны гамәлгә ашыру буенча сорауларга җавап бирә;

- сезнең белән медицина оешмасы арасындагы бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә;

- мәсьәлә пациент хокуклары буенча вәкаләтле зат тарафыннан хәл ителмәсә, иминләштерүче медицина оешмасына мөрәҗәгать (телдән һәм язма) кабул итеп алына.

Иминләштерүче медицина оешмасы сезнең түбәндәге хокукларыгызны яклый:

- ММИ дәүләт гарантияләренең территориаль программасы күләмендә түләүсез медицина ярдәме алуга;

- медицина учреждениесен һәм дәвалаучы табибны сайлап алуга;

- медицина ярдәме күрсәткәндә сәламәтлегенә зарар китерелгән очракта зыянны түләттерүгә.

Шулай ук мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме алганда сезнең хокукларыгыз бозылган башка очракларда.

Иминләштерүче медицина оешмаларының вәкилләре (пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле затлар) эше турындагы төгәлрәк мәгълүматны сез Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте буенча эшчәнлек башкаручы иминләштерүче медицина оешмаларының рәсми сайтында, шулай ук “кайнар линия” телефоннары буенча (Россия буенча шылтырату түләүсез) ала аласыз

Иминләштерүче медицина оешмасы

Рәсми сайт

“Кайнар линия” телефоны

«АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» ҖЧҖ

www.akbarsmed.ru

8-800-500-03-03

«Спасение» иминләштерүче медицина җәмгыяте» ЯАҖ

www.spasenie-med.ru

8-800-100-07-17

«Чулпан-Мед» иминләштерүче медицина оешмасы» ҖЧҖ

www.чулпан-мед.рф

8-800-200-10-65

Иминләштерүче медицина оешмалары вәкилләренең медицина оешмаларындагы эше буенча кисәтүләрегез һәм тәкъдимнәрегез булса, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына 8-800-200-51-51 “кайнар линия” телефоны буенча шылтырата аласыз.

2014 елда пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле затлар эше оештырыла торган медицина оешмалары исемлеге

ИМО атамасы

Медицина оешмасы атамасы

«АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» ҖЧҖ

1. «3 нче Әлмәт шәһәр поликлиникасы» ДАСУ

2. Казан шәһәренең «9 нчы балалар шәһәр поликлиникасы» ДАСУ

3. Казан шәһәренең «18 нче үзәк шәһәр клиник сырхауханәсе» ДАСУ

4. Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» ДАСУ

5. «Биектау үзәк район сырхауханәсе» ДАСУ

6. «Алабуга үзәк район сырхауханәсе» ДАСУ

7. «Нурлат үзәк район сырхауханәсе» ДАСУ

«Спасение» иминләштерүче медицина җәмгыяте» ЯАҖ

1. «Түбән Кама үзәк район күп профильле сырхауханәсе» ДАСУ (1 нче, 2 нче поликлиникалар)

2. Казан шәһәренең «10 нчы балалар шәһәр поликлиникасы» ДАСУ

«Чулпан-Мед» иминләштерүче медицина оешмасы» ҖЧҖ

1. ЛПУ «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһәренең «Медик-санитар часте»

2. Казан шәһәренең «11 нче шәһәр клиник сырхауханәсе» ДАСУ
 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан