"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Универсаль электрон карта һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы турында

Универсаль электрон карта
һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы турында

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды "Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында" 27.07.2010 №210-ФЗ Федераль закон нигезендә гражданнар гаризалары буенча Россия Федерациясе территориясендә 2013 елның 1 гыйнварыннан универсаль электрон карталар бирелүне хәбәр итә.

Универсаль электрон картаның электрон кушымтасы составына мәҗбүри медицина иминияте полисының бердәй номеры һәм иминләштерелгән затларның нинди иминияткә каравы турында белешмәләр кертелә. Моннан тыш, мәҗбүри медицина иминияте полисының алты урынлы саннан торган бердәй номеры универсаль электрон картаның арткы ягында урнаштырыла.

Игътибар итегез: мәҗбүри медицина иминияте полисы булган универсаль электрон карта яңа һәм иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полислары белән, шулай ук полис рәсмиләштерүне раслый торган вакытлы таныклыклар белән бер дәрәҗәдә иминләштерелгән затның иминләштерелү фактын раслый.

Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек башкаручы медицина оешмаларының мәҗбүри медицина иминияте полисы булган универсаль электрон карта күрсәткән гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуы законга каршы гамәл була.
Универсальная электронная карта (оборотная сторона)
 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан