"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Иминият вәкилләре эшчәнлегенең төп юнәлешләре

Иминләштерелгән затлар хокукларын яклау, халыкның сәламәтлеге торышы күрсәткечләре өчен җаваплылыкны арттыру буенча иминият медицина оешмаларының (алга таба – иминият оешмалары) ролен көчәйтү максатларында, 2016 елдан мәҗбүри медицина иминияте системасында иминият вәкилләре хезмәте кертелде (оештырылды).

Иминият вәкиле – мәҗбүри медицина иминияте буенча иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны гамәлгә ашыручы иминият ышанычлысы.

1 дәрәҗәдәге иминият вәкиле – гражданнарның телдән әйтелгән мөрәҗәгатьләре буенча эшчәнлекләрен мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы медицина оешмалары, аларның эш режимы; иминият медицина оешмасын, медицина оешмасын, дәвалаучы табибны сайлап алу (алыштыру) хокукы; мәҗбүри медицина иминияте полисын алу тәртибе; мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен бушлай бирү төрләре, сыйфаты, шартлары, диспансеризация узу турында мәгълүмат бирүче иминият оешмасы белгече.

2 дәрәҗәдәге иминият вәкиле – иминият оешмасы белгече:

  • иминләштерелгән затларга үзләре беркетелгән медицина оешмасында профилактика чараларын (диспансеризация һәм профилактика медицина  тикшерүләрен) узу турында язмача (шул исәптән SMS-хәбәрләр, электрон хәбәр, телефон, почта элемтәсе ярдәмендә) яки башка формада индивидуаль рәвештә мәгълүмат бирә;
  • иминләштерелгән затларның барлык дәрәҗәдә диспансеризация узуын анализлый, иминләштерелгән затларны диспансеризация узуга җәлеп итүдә булышлык күрсәтә, диспансеризация узмаган (яки узудан баш тарткан) затларның исәбен алып бара;
  • иминләштерелгән затлар мәҗбүри медицина иминияте программалары кысаларында махсуслаштырылган медицина ярдәмен (шул исәптән югары технологияле) алу мәсьәләләре буенча, махсуслаштырылган медицина ярдәмен  планлы рәвештә алганда медицина оешмасын сайлап алу хокукы турында мөрәҗәгать иткәндә консультатив ярдәм күрсәтә;
  • иминләштерелгән затларны медицина ярдәме күрсәтелү барышының барлык этапларында мәгълүмат белән тәэмин итүне гамәлгә ашыра.

Моннан тыш, иминият вәкилләре:

  • иминләштерелгән затлар (аларның законлы вәкилләре) арасында медицина оешмаларында медицина ярдәмен алып булу-булмау турында сораштырулар үткәрә;
  • гражданнарның язма мөрәҗәгатьләрен тикшерә, медицина ярдәмен алып булу-булмауны һәм аның сыйфатын бәяләү максатыннан чыгып, максатчан экспертизалар оештыра һәм үткәрә;
  • мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме күрсәтү күләмнәрен, вакытларын, сыйфатын һәм шартларын тикшерүдә тотуны, шул исәптән медицина ярдәмен алган вакытта (медицина ярдәме сыйфатына турыдан-туры экспертиза үткәрүне) гамәлгә ашыра;
  • судка кадәр һәм судта тикшерү кысаларында иминләштерелгән затларга (аларның вәкилләренә) хокукый ярдәм күрсәтүне тәэмин итә.

Иминият вәкилләре муниципаль берәмлекләр буенча бүленә.

Медицина оешмалары һәм Татарстан Республикасындагы иминият оешмалары арасында үзара хезмәттәшлек оештыру буенча 2017 елда проект офисы (эшче төркем) оештырылды. Проект офисын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры җитәкли. Хезмәттәшлекнең бердәм тәртибен билгеләү өчен 2017 елга профилактика чараларын мәгълүмати тәэмин итү буенча медицина оешмасы һәм иминият оешмалары арасында үзара хезмәттәшлек регламенты эшләнде.

Иминият вәкилләре эшчәнлеге, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча түләүсез медицина ярдәмен алу турында тулырак мәгълүмат белән гражданнар үзләренә мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән түбәндәге иминият медицина оешмаларында таныша ала:

җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыятендә (8-800-500-03-03) (www.акбарсмед.рф);

җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» җәмгыятендә (8-800-100-07-17) (www.spasenie-med.ru);

җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» җәмгыятендә (8-800-200-10-65) (http://чулпан-мед.рф) яки Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының контакт-үзәгендә (8-800-200-51-51) (Россия буенча шалтырату бушлай). 

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан