"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Мәҗбүри медицина иминияте вакытында иминләштерүчеләрне теркәү турында
Мәҗбүри медицина иминияте вакытында иминләштерүчеләрне теркәү турында

Эшләүче гражданнар өчен мәҗбүри медицина иминияте максатларында теркәү һәм теркәүдән төшерү «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» 2011 елның 1 гыйнварында үз көченә кергән 29.11.2010 № 326-ФЗ Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органнарында уздырыла.  

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды эшләүче гражданнар өчен мәҗбүри медицина иминияте максатларында теркәүне һәм теркәүдән төшерүне 2011 елның 1 гыйнварыннан башкармый.

Мәҗбүри медицина иминияте фондларына түләнә торган (күчерелә торган) иминият кертемнәрен күчерү һәм түләү мәсьәләләре буенча иминләштерелүчеләргә Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенә һәм аның территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе рәсми сайты: www.pfrrt.ru

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан