"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
ММИ полисын рәсмиләштерү
ММИ полисын рәсмиләштерү

Полис алу өчен иминләштерелгән зат шәхсән яисә үзенең вәкиле аша Мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә (Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 28.02.2011 № 158н боерыгы белән расланган) иминләштерүче медицина оешмасын сайлап алу (алмаштыру) турында гаризаны яисә полисны яңадан рәсмиләштерү (дубликатын бирү) турында гаризаны иминләштерүче медицина оешмасына тапшыра. Элек граждан иминләштерелгән иминләштерүче медицина оешмасын алмаштыру календарь ел эчендә, 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча, бер мәртәбә гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Балалар өчен алар балигъ булган яшькә җиткәнче яисә тулы күләмдә хокукка сәләтле булганчы иминләштерүче медицина оешмасын сайлап алу (алмаштыру) аларның ата-аналары яисә бүтән законлы вәкилләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Иминләштерүче медицина оешмасына гариза биргәндә тапшырыла торган документлар:

1) Россия Федерациясе гражданы булган ундүрт яшенә җитмәгән балалар өчен:

туу турында таныклык;

баланың законлы вәкиле шәхесен таныклаучы документ;

дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (булган очракта);

2) ундүрт яшьтәге һәм аннан да өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары өчен:

шәхесен таныклаучы документ (Россия Федерациясе гражданы паспорты, Россия Федерациясе гражданы шәхесен таныклаучы вакытлы таныклык);

дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (булган очракта);

3) качакларга:

качак таныклыгы яисә асылда качак дип тану турындагы үтенечнамәне карау турында таныклык яисә качак статусыннан мәхрүм итү турындагы карарга карата Федераль миграция хезмәтенә карауга кабул итү турындагы тамгасы булган шикаять күчермәсе яисә Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турындагы таныклык;

4) Россия Федерациясендә даими яшәүче чит илләр гражданнары өчен:

чит ил гражданы паспорты йә шәхесен таныклаучы бүтән документ;

яшәүгә рөхсәт;

дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (булган очракта);

5) Россия Федерациясендә даими яшәүче гражданлыксыз затлар өчен:

гражданлыксыз зат шәхесен таныклаучы документ;

яшәүгә рөхсәт;

дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (булган очракта);

6) Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүче чит илләр гражданнары өчен:

чит ил гражданы паспорты яки Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт турындагы тамгасы булган шәхесен таныклаучы бүтән документ;

дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (булган очракта);

7) Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүче гражданлыксыз затлар өчен:

гражданлыксыз затның Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт турындагы тамгасы булган шәхесен таныклаучы документ;

яки шәхесен таныклаучы документы булмаган гражданлыксыз затка Россия Федерациясендә бирелә торган, билгеләнгән тәртиптәге документ ;

дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (булган очракта);

8) иминләштерелгән зат вәкиле өчен:

шәхесен таныклаучы документ;

сайлап алынган иминләштерүче медицина оешмасында иминләштерелгән зат сыйфатында Россия Федерациясе Граждан кодексының 185 статьясы нигезендә рәсмиләштерелгән теркәлүгә ышанычнамә;

9) иминләштерелгән затның законлы вәкиле өчен:

шәхесен таныклаучы документ һәм (яисә) законлы вәкилнең вәкаләтләрен раслаучы документ.

Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек башкаручы иминләштерүче медицина оешмаларының һәм полислар бирүче пунктларның исемлеге.

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан