Мәҗбүри медицина иминияте турында
Мәҗбүри медицина иминияте турында

Хәзерге заман дөньясында социаль иминият - һәркемнең социаль яклауга хокукын тәэмин итүнең иң мөһим чараларыннан берсе, һәм мәҗбүри медицина иминияте системасында катнашу тормыш өчен һәркемгә дә әһәмиятле һәм кыйбат социаль ярдәмгә - илкүләм сәламәтлек саклау системасы кысаларындагы медицина ярдәме алу хокукына мөмкинлек бирә.

Мәҗбүри медицина иминияте – иминият очрагы килеп туганда иминләштерелгән затка мәҗбүри медицина иминияте программалары кысаларында мәҗбүри медицина иминияте акчаларына медицина ярдәмен гарантияләүгә юнәлдерелгән дәүләт тарафыннан булдырыла торган хокукый, икътисадый һәм оештыру чаралары системасыннан торган мәҗбүри социаль иминият төре ул.

Иминият очрагы – мондый очрак килеп туганда иминләштерелгән затка мәҗбүри медицина иминияте буенча иминият тәэмин ителергә тиешле хәл (авыру, имгәнү, иминләштерелгән зат сәламәтлегенең башка халәте, профилактика чарасы).

Мәҗбүри медицина иминияте тарихы.

Гражданнарга авырган очракта социаль ярдәм күрсәтүнең күптәнге традицияләре бар. Әле Борынгы Греция һәм Рим империясендә профессиональ коллегияләр кысаларында үзара ярдәм оешмалары булган, алар бәхетсезлек, җәрәһәтләнү, озак вакыт дәвам иткән авыру аркасында хезмәткә сәләтен югалткан очракта яки гарипләнү очрагында акча җыю һәм аны түләү белән шөгыльләнгәннәр. Урта гасырларда авыру яисә гарипләнү очрагында халыкны яклауны цех һәм һөнәр гильдияләре (берлекләре) һәм чиркәү үз өстенә алган.

Ләкин авырган очракта социаль ярдәм медицина иминияте рәвешенә XIX гасырның икенче яртысында гына әверелгән. Нәкъ менә шул вакытта һөнәр берлекләренең эшчеләр хәрәкәте актив эшли башлый, ул эшчәнлекнең иң мөһим нәтиҗәсе – күпчелек Европа илләрендә иминият хастаханә кассаларын булдыру. Англия һәм Германия хастаханә иминияте өлкәсендә алдан барганнар. Германиядә 1883 елда эшчеләрне мәҗбүри хастаханә иминләштерүе турында беренче закон чыккан (Бисмарк законы).

Россиядә авырган очракта халыкка ярдәм күрсәтү ситсемасының барлыкка килүен XIX гасыр ахырында казна, губерния һәм уезд хакимиятләре исәбенә дотацияләнә торган җирлек медицинасы белән бәйлиләр. Әмма медицина иминияте, революциягә кадәрге Россия аграр ил булганга һәм реформадан соң капиталистик үсеш чоры кыска булганга күрә, киң таралыш тапмый. XX гасыр башында Мәскәү һәм Санкт-Петербургның иң эре предприятиеләрендә Көнбатыш Европада кулланылган прициплар буенча фабрика иминият кассалары оештырыла башлый. 1912 елда Дәүләт Думасы тарафыннан эшчеләрне авырган очракта мәҗбүри иминләштерүне кертү турындагы закон кабул ителә. 1916 елга Россиядә 2,5 млн. иминләштергән гражданы булган 3189 хастаханә кассалары оештырылган. Мондый кассалар революциягә хәтле булган, ә иминияткә дәүләт монополиясен кертү турындагы декрет кабул ителгәннән соң алар бетерелгән. Совет чорында медицина иминиятенең кирәге булмады, чөнки гомуми түләүсез медицина хезмәте күрсәтү кертелгән иде, ә сәламәтлек саклау өлкәсе тулысынча дәүләт бюджеты, дәүләт ведомстволары, министрлыклар һәм предприятиеләрнең социаль фондлары исәбенә эшләде.

1991 елда, икътисадый һәм социаль реформалар үткәрү, тормыш дәрәҗәсенең начараюы, медицицина учреждениеләренә бюджет һәм ведомстволар акчалары җитмәү чорында, Россиядә гражданнарны ике төрле: мәҗбүри һәм ирекле медицина иминиятләштерүе турында закон кабул ителде. Законның мәҗбүри медицина иминиятенә кагылышлы нигезләмәләре 1993 елдан гына гамәлгә кертелде. Аңарчы яңа дәүләт иминият системасы белән идарә итү һәм финанслау өчен оештыру-норматив базасын әзерләргә кирәк иде. Ә 1993 елда мәҗбүри медицина иминиятенең дәүләт фондлары оештырылды.

2011 елның 1 гыйнварында гамәлгә кергән “Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында” 2010 елның 29 ноябрендәге 326-ФЗ номерлы Федераль закон инде 20 ел эшләп килгән “Россия Федерациясендә гражданнарны медицина иминләштерүе турында” 1991 елның 28 июнендәге 1499-1 номерлы Россия Федерациясе Законын гамәлдән чыгарды.

Яңа законны эшләү күпчелек мәсьәләләрне системалы һәм инновацион рәвештә хәл итәргә, гражданнарның түләүсез медицина ярдәменә хокукларын тәэмин итүнең иминият механизмнарын норматив хокукый җайга салуның сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирде.

“Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында” 2010 елның 29 ноябрендәге 326-ФЗ номерлы Федераль законда мәҗбүри медицина иминиятенең бердәмлеккә, социаль гаделлеккә нигезләнгән, бай кешеләр – аз керемлеләр өчен, ә сәламәт кешеләр авырулар өчен түли торган, мәҗбүри медицина иминиятендә катнашу – гражданның, коммерциячел иминият системасыннан аермалы буларак, иминләштерелүченең сәламәтлеге торышына бәйле булмаган хокукы.

Федераль закон нигезләмәләре гражданнарның иң мөһим конституциячел хокукларын гамәлгә ашыру – түләүсез медицина ярдәме алу өлешендә муниципаль берәмлекләр белән Россия Федерациясе субъектлары арасындагы чикләрне бетерүгә юнәлдерелгән.

Ахыр чиктә Федераль закон бурычы, мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәмен алганда гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдән тора.

 

наверх

Copyright © 2012 ТФОМС Республики Татарстан