Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат
Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Россия Федерациясендә өлкән яшьтәге гражданнарны гомуми диспансерлаштыру 2013 елдан гамәлгә ашырыла. Аны үткәрү тәртибе Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Өлкән яшьтәге халыкның аерым бер  төркемнәренә диспансерлаштыру уздыру тәртибен раслау турында» 2012 елның 3 декабрендәге 1006н номерлы приказына таянып расланды. Аның нигезендә диспансер тикшерүен түбәндәгеләр үтәргә тиеш:

- эшләүче гражданнар;

- эшләмәүче гражданнар;

- белем бирү учреждениеләрендә көндезге бүлекләрдә укучылар.

Әлеге приказ белән өлкәннәрнең агымдагы елда диспансерлаштыру узарга тиешле яшь төркемнәре билгеләнде: болар - яшь күрсәткечләре (еллар саны) өчкә бүленә торган пациентлар, ягъни 21, 24, 27, 30 яшьтәге (99 яшькә кадәр) затлар.

«Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль закон буенча эшләүче гражданнар тикшеренүләрне эш вакытында узарга хокуклы. Хезмәт турындагы законнар нигезендә, эш бирүче диспансерлаштыру узарга теләүче хезмәткәрне эштән җибәрергә һәм аңа бу көнне эш көне дип исәпләргә тиеш.

Диспансерлаштыруның төп максаты: йогышлы булмаган хроник авыруларны башлангыч чорында ачыклау. Аларга түбәндәгеләр керә:

- кан әйләнеше системасы, беренче чиратта, йөрәк ишемиясе һәм баш миендәге  кан әйләнеше бозылуга бәйле авырулар;

- яман шеш авырулары;

- шикәр диабеты;

- хроник үпкә авырулары.

Моннан тыш, диспансерлаштыру әлеге авырулар килеп чыгу куркынычының төп факторларын ачыклап, аларны коррекцияләүгә юнәлдерелә, ягъни:

- артериаль кан басымының ни дәрәҗәдә күтәрелүен;

- кандагы холестеринның, глюкозаның  ни дәрәҗәдә артуын;

- тәмәке тартуны;

- исерткеч эчемлекләр кирәгеннән артык куллануны;

- рациональ тукланмауны;

- физик активлыкның түбән булуын;

- тән массасының артык булуын яки симерүне.

Диспансерлаштыру узу өчен үзеңнең участок яки цех табибыңа, яшәү, эш, уку урыны буенча  беренчел медик-санитар ярдәме ала торган медицина оешмасының гомуми практика табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу вакытта үзең белән паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы алу мәҗбүри.

Диспансерлаштыру ике этапка бүленә.

Беренче этапта анкета тутырыла. Анкетаның барлык сорауларына да төгәл җавап бирү мөһим, чөнки алар йогышлы булмаган авыруларның билгеләрен яки аларның килеп чыгу куркынычы факторларын ачыкларлык итеп төзелә.

Аннан соң гомумтерапевт тикшеренүләре үткәрелә – кешенең буе һәм авырлыгы үлчәнә, тән массасының индексы исәпләп чыгарыла, артериаль кан басымы билгеләнә. Алга таба тикшеренүләрнең исемлеге арта. Алар, җенескә һәм яшькә карап, эчке органнарга ультратавыш тикшеренүләрен, биохимия анализларын (глюкоза, холестерин һәм башкалар), күз  басымын үлчәүне, электрокардиография һәм башка тикшеренүләрне үз эченә ала. Мәсәлән, 39 яшьтән алып аннан да өлкәнрәк хатын-кызларга маммография (сөт бизләре рентгенографиясе) үткәрелергә тиеш. 50 яшьтән узган ир-егетләргә мәни бизе яман шешен    диагностикалау өчен махсус маркерларны тикшерү каралган.

Икенче этап (тагын да тирәнәйтелгән) өстәмә тикшерү үткәрү һәм авыруның диагнозын тәгаенләү максатыннан чыгып, аның ни дәрәҗәдә  кирәклегенә  карап гамәлгә ашырыла. Аңа ихтыяҗны кешенең яше һәм беренче этап нәтиҗәләренә карап, участок табибы  билгели.

Үткәрелә торган тикшеренүләрнең тулы исемлеге Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында (http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/info.php?id=578633) урнаштырылган.

Сырхауханәләрдә  белгечләр яисә диагностика җиһазы булмаса, участок табибы гражданны кирәкле медицина хезмәтеннән бушлай файдалана алу мөмкинлеге булган башка медицина оешмасына җибәрергә тиеш.

Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча терапевт пациентның сәламәтлеге торышын төркемнәр буенча бәяли, билгеләнгән сәламәтлек төркеменә карап яшәү рәвеше, туклану, тискәре гадәтләрне бетерү буенча киңәшләр бирә, кирәк очракларда дәвалау, тернәкләндерү һәм савыктыру чараларын үткәреп, диспансер күзәтүендә тота.

Диспансерлаштыру  узган һәр гражданны тикшергәннән соң, аңа барлык   нәтиҗәләрне туплаган Сәламәтлек паспорты бирелә.

Диспансерлаштыруның уңышы, һичшиксез, медицина хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына һәм битарафсызлыгына  бәйле. Тик күп нәрсә  пациентларның үзләреннән  дә тора. Аларның сәламәт һәм актив булырга теләве биредә алыштыргысыз роль уйный.

Диспансерлаштыру барышында сораулар килеп чыкса, тикшеренүләрне һәм консультацияләрне түләүсез үткәрүдән баш тартсалар яисә тагын да тулырак мәгълүмат алырга кирәк булса, мәҗбүри медицина иминияте полисында күрсәтелгән телефон номеры буенча мөрәҗәгать итергә кирәк.

Медицина иминияте оешмалары:

 Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед»  иминият компаниясе» җәмгыяте –

8-800-500-03-03;

 Җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» медицина иминияте  җәмгыяте» җәмгыяте –

8-800-100-07-17;

Җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» медицина иминияте  оешмасы» җәмгыяте –

8-800-200-10-65.

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының «кайнар линия»се – 8-800-200-51-51.


Возврат к списку

 

наверх

Copyright © 2012-2019 ТФОМС Республики Татарстан