"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат
Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат

Атеросклероз - артерияләрнең аеруча киң таралган хроник авыруы, ул липидлы бер яки күп кенә чыганаклар, нигездә холестерин катламнары —артерияләрнең эчке элпәсендә төерләр барлыкка килүгә бәйле. Аларда алга таба тоташтыргыч тукыма үсү (склероз) һәм кан тамыры стенкасына кальций утыру артерия аралыгын деформацияләргә һәм тарайтырга, хәтта аның тулысынча йомылуына да китерергә мөмкин. Шуның аркасында зарарланган артерия аша туклана торган орган кан белән тәэмин ителеп бетми. Моннан тыш, артерия аралыгы йә тромб, йә таралган төер кисәкчекләре белән (сирәгрәк очракларда), яисә бер үк вакытта аларның икесе белән дә зарарланырга һәм бөтенләй йомылырга мөмкин (окклюзия), ә бу исә артериядән туклана торган органда некроз (инфаркт) яки гангрена чыганакларын барлыкка китерә.

Атеросклероз күбесенчә 50—60 яшьтәге ирләрдә һәм яшьләре 60 тан узган хатын-кызларда очрый.

Атеросклероз китереп чыгара торган факторлар:

Холестерин арту һәм липид алмашу бозылуның башка төрләре. Холестерин кан тамыры стеналарында (аның төрлечә бозылган участокларында) туплана һәм атеросклероз төеннәре барлыкка килү өчен нигез булып тора. Ул суда эреми, шуңа күрә төеннәр ката, аларда кальций һәм тоташтыргыч тукыма җепләре (фибрин) туплана, төеннәрнең өслеге күпереп тора, тигез булмый, һәм кан тарая барган участок аша авырлык белән этелеп керә. Сыеклыкның турбулентлы өермәләре барлыкка килә (торбаның тар өлешеннән суның ничек акканын күз алдына китерәсезме?), бу өермәләр аркасында кан тәнчекләре (тромбоцитлар, лейкоцитлар) бер-берсе белән бәрелешә, җимерелә, үлә, бер-берсенә ябыша һәм гадәттә, аның моннан башка да чагыштырмача зур күләмен арттырып, төенгә утыра. Шулай итеп, кешедә кан юлы авыруларының хроник җитешсезлеге (мәсәлән, стенокардия) барлыкка килә. Тромбоцитлар төенгә утыра, җимерелә бара һәм моңа кадәр бер-берсенә ябышып өлгергән тромбоцитларга ябыша. Тромб зурая бара, тискәре шартлар барлыкка килгәндә, өзелеп төшеп, үзе белән кайсы да булса артерияне томаларга да мөмкин. Бу инде кан тамырларының җитди җитешсезлеге (мәсәлән, инфаркт) дигән сүз. Катыланырга өлгермәгән (яисә өслегендә холестерин эфирлары күп җыелу аркасында йомшарган) төер өзелеп төшкән очракта да шундый ук катлаулы хәл килеп туарга мөмкин, бу вакытта төер кисәкчекләре канга эләгә.

Гипертензия. Артериаль кан басымы күтәрелү төп куркыныч факторларының берсе булып тора. Гипертензия атеросклероз авыруының барышын гына түгел, атеросклероз китереп чыгара торган авырулар барышын да катлауландырырга мөмкин. Гипертензия вакытында кан йөрү тизлеге арта, җимерелә торган тромбоцитлар саны күбәя, “өермәләр” көчәя.

Тәмәке тарту. Никотин кандагы атероген холестерин дәрәҗәсен күтәрергә сәләтле, ул тромбоцитларның бер-берсенә ябышу үзенчәлеген (агрегациясен) көчәйтә, кан тамырларын кыса, аларда кан йөрешен начарайта (атеросклероз белән зарарланган кан тамырларында бу тәэсир төер урнашкан урындагы кан тамыры стенасының реакциясе бозылу аркасында тагын да көчәя). Бу әле никотин майтара ала торган барлык "хикмәтләр" дә түгел.

Тән массасы артык булу. Симерү дә - атеросклероз авыруы һәм башка авырулар барышына тискәре йогынты ясый торган көчле фактор. Аны җентекләп тикшерү өчен аерым сөйләшү таләп ителә, шуңа күрә аның бары тик берничә үзенчәлеген генә әйтеп үтәм: симерү йөрәк эшчәнлегенә төшә торган авырлыкны арттыра, ул майларның һәм углеводларның нормаль алмашуын боза, канның атерогенлыгын арттыра, кешедә гипоксияне (кислород җитешмәү) һәм физик авырлыкларны кичерү сәләте кимүгә китерә. Бу - җитди фактор, аның әһәмиятен, кызганыч, күп вакытта тиешенчә бәяләп бетермиләр.

Углевод алмашу бозылу. Моңа, беренче чиратта, эре һәм вак кан тамырлары бозылу белән бәйле шикәр диабеты керә (аның аркасында зарарланган кан тамырларында атеросклероз тиз тарала), һәм ул гына да түгел. Атеросклероз белән авыручыларда углевод алмашу бозылуның яшеренрәк формасы - тукымаларның һәм органнарның глюкоза үзләштерү сәләте бозылу бигрәк тә еш очрый. Күп вакытта бу процесс үзен сиздерми, әмма ул җитди куркыныч фактор булып тора. Йөрәк ишемиясе авыруына ия кешеләргә, шулай ук атеросклероз башлану куркынычы янаган затларга кандагы шикәрне әледән-әле тикшертеп тору белән беррәттән, ел саен махсус (катлаулы булмаган) тикшеренү - ГТТ (медицина теле белән әйтсәк,- глюкозага толерантлык тестын) узарга кирәк, ул углевод алмашу бозылуның иң беренче күрсәткечләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Генетик факторлар. Бу механизм әле ахырына кадәр өйрәнелмәгән, әмма якын туганнарында йөрәк ишемиясе авыруы яки гипертония белән авыручылар булган кешеләрдә атеросклероз авыруы күбрәк булу хәзер беркемдә дә шик тудырмый. • Җенес. Хатын-кызларны климакс чоры җиткәнгә кадәр хатын-кызларның эстроген җенси гормоннары саклый (билгеле бер дәрәҗәдә). Шуңа күрә бу авыру белән ирләр ешрак һәм иртәрәк (уртача 10 елга) авырый. Дөрес, кайбер тикшеренүләр бу авыруларның яшь хатын-кызларда да артуын ачыклаган. Бу хәл тәмәке тартуга һәм балага узуга каршы гормональ чаралар куллануга бәйле дип аңлатыла (җенси гормоннарның үз системасында дисбаланс барлыкка килә). • Яшь күрсәткече. 35 яшьтән узган ирләрдә атеросклероз барлыкка килү һәм анын төрле өзлегүләргә китерү куркынычы шактый арта. Бу яктан караганда, 35-50 яшь - ир-егетләр өчен иң куркыныч чор. • Шәхси психологик үзенчәлекләр. Тормыш позициясе актив булган, шөһрәт яратучан, үз максатларына ирешергә күнеккән кешеләрнең атеросклероз белән күбрәк авыруы инде расланган. Мәгълүм ки, мондый кешеләр стресска чыдам түгел, һәм алар куркыныч яный торган төп төркемне тәшкил итә (бу - стресска карата үз мөнәсәбәтеңне үзгәртеп булмый дигән сүз түгел, ләкин борчый торган тышкы факторларга карата чара күрү ысулы беренче мәсьәлә булса, авыру китереп чыгара торган психик үзенчәлекләр - икенче мәсьәлә). Кеше атерогенезга китерә торган факторларны үз тырышлыгы белән теге яки бу дәрәҗәдә төзәтә ала.

Атеросклерозны дәвалау

Атеросклерозны дәвалау – бик катлаулы мәсьәлә. Моның өчен бөтен кешегә дә яраклы һәм тиз арада ярдәм итә торган дару юк. Һәр авырган кеше аны үзенчә кичерә. Атеросклерозны дәвалау - дәвамлы, гомер буена сузылган һәм шактый зур икътисадый чыгымнар таләп итә торган процеcc. Бүгенге көндә авыруга тәэсир итүнең берничә юлы бар:

Организмга холестерин керүне диета ярдәмендә киметү;

Органнар һәм тукымалар күзәнәкләрендә холестерин синтезын киметү;

Организмнан холестерин һәм аның алмашу продуктларын чыгаруны арттыру;

Липидларның кислород белән окисьлануын киметү;

Хатын-кызларда менопауза вакытында эстроген алмаштыру терапиясен куллану;

Йогышлы авырулар китереп чыгаручыларга карата чара күрү.

Организмга холестерин керүне диета ярдәмендә, ягъни туклану рационына майлы һәм холестеринлы ризыкларны кертмичә дә киметеп була. Мондый диета бер үк вакытта атеросклерозны дәвалауга да, аны профилактикалауга да ярдәм итәчәк.

Россиядә халыкның 60 процентында холестерин туплану нормадан югарырак, ә 20 процентында бу саннар гадәттән тыш югары. Европа кардиологлар ассоциациясе йөрәк ишемиясе авыруы белән интегүче кешеләр өчен таблица әзерләде. Бу таблица «1, 2, 3 ,4, 5 нче кагыйдәләр» дип атала, ул табибка дәвалау тактикасын билгеләргә ярдәм итә.

Медикаментлар белән дәвалауны бары тик дәвалаучы табиб кына билгели.

Дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше принциплары буенча табиб тәкъдимнәре үтәлгәндә генә атеросклерозны дәвалауда яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Шуны да истән чыгармаска кирәк: хирургия ысулы белән дәвалау - авыруларны катлаулы өзлегүләрдән саклап калу чарасы гына, ул авыруның алга таба кире кабатланмавын гарантияләми.

Материаллар «Моя медицина», «МедВопрос» сайтларыннан алынды. http://www.mymedical.ru


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан