"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат
Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат

Еш кына: «Спорт белән фитнес-залда шөгыльләнәләр, физкультура бары тик пенсионерлар өчен генә, ә дәвалау физик культурасы (ДФК) белән шөгыльләнүгә юллама бирү гомеопатия билгеләүгә тиң», - дигән сүзләр ишетергә туры килә.

РДМУның ДФК һәм спорт медицинасы кафедрасы фәнни хезмәткәре Алексей Корочкиннан без физик активлыкның төрле төрләрен системага салуны һәм аларны чагыштыруны сорап мөрәҗәгать иттек.

Дәвалау физик культурасы - авыруларны дәвалауның тагын бер ысулы

Дәвалау физик культурасы авыруларны яисә алар салган зыяннарны дәвалау, имгәнүләрдән яки операцияләрдән соң кешеләрне аякка бастыру, тергезү өчен билгеләнә. Әгәр дә 20 ел элек дәвалау физик культурасына табиблар өстәмә дәвалау ысулына караган кебек караса, хәзер ул мөстәкыйль чарага әйләнде.

Бүген ДФК— авыру сәбәбенең үзен бетерүгә юнәлдерелгән методикаларның шактый киң арсеналы.

«Алай гына да түгел, — дип ассызыклый Корочкин, — ДФК дәвалауның традицион ысулларыннан, бигрәк тә медикаментлар белән дәвалаудан, отышлы аерылып тора, чөнки вакыт узу белән организм теләсә нинди даруга да һәм таблеткага да күнегергә һәм аларга карата кешедә тотрыклылык барлыкка килергә мөмкин. Бер үк дару белән озаграк дәваланган саен, ул начаррак ярдәм итү ихтималы зур, дигән сүз бу».

Ә ДФК күнегүләрен үтәгән очракта, бөтенләй капма-каршы бәйлелек барлыкка килә – кеше озаграк шөгыльләнгән саен, күнегүләрнең уңай нәтиҗәсе дә зуррак була бара.

Моннан тыш, күнегүләрне квалификацияле белгеч билгеләгәндә һәм дөрес ясаганда, дарулардан аермалы буларак, аларның бернинди дә зыяны юк.

Иң әһәмиятлесе. ДФК да - дәвалау ысулы. Әгәр дә авырудан яки имгәнүдән соң дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү билгеләнсә,-аңа салкын карамаска кирәк. Күнегүләр кайвакыт даруларга караганда да яхшырак ярдәм итә бит.

Физкультура һәм фитнес - абыйлы-энеле -игезәкләр

«Физкультура» яки «савыктыру физкультурасы» дигәндә күпләр, гадәттә, нигәдер лампаслы күнегү штаны һәм «алкоголичка» майкасы киеп җиңелчә йөгерүне күз алдына китерә , ягъни аларны совет чоры калдыклары, дип уйлый. Бу бер дә дөрес түгел», - дип саный Корочкин. —. Шул сәбәптән күпләрдә шундый ассоциатив рәт барлыкка килгәч, физкультура белән шөгыльләнүгә карата кызыксыну бетә».

Савыктыру физкультурасы һәм фитнес организмны тулаем сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән. Бүген модада булган фитнес яки велнесс кебек юнәлешләр чынлыкта исә шул ук -физкультура бит инде.

Гомумән, физкультура - ул шундый киң төшенчә, безнең көн дәвамындагы бөтен хәрәкәтләнү активлыгыбызны да физкультура дип карап була. Аның масштаблары әзерлек дәрәҗәсенә генә бәйле.

«Кайбер кеше өчен иртән 15 минут метрога кадәр җәяү бару да –физкультура, кеше мондый хәрәкәттән дә уңай нәтиҗә алачак», - дип искәртә Корочкин. – Ә кем өчендер физкультура- һөнәри дәрәҗәдә экстремаль спорт. Бу очракта шөгыльләнү бурчыларын дөрес итеп бәяләргә генә кирәк.

Һөнәри спортта иң мөһиме нәтиҗәләргә ирешү булса, савыктыру физкультурасында - кешенең кәефен, органнарның һәм тән системаларының хәлен яхшырту.

Савыктыру физкультурасы белән даими шөгыльләнергә кирәк. Бары шул вакытта гына көтелгән нәтиҗәгә ирешеп: мускулатураны тиешле дәрәҗәгә җиткереп, ябыгып, чыдамлыкны арттырып булачак.

Иң әһәмиятлесе. Нагрузканы дөрес бүләргә һәм хәрәкәтләнү активлыгының аеруча күңелле һәм кызыклы төрләрен сайлап алырга кирәк.

Савыктыру физкультурасы нагрузканың бик күп төрле типларын күздә тотканлыктан, һәркем үзенә ошаганын, кызыклысын һәм сәламәтлек өчен файдалы булырлыгын сайлап алу зарур.

Зур спорт – һөнәри спортчылар өчен

Һөнәри спортчылар, беренче чиратта, нәтиҗәгә ирешүне күздә тота. Кешене физик үстерүгә йөз тоткан бу юнәлеш тагын бер күрсәткеч - имгәнү куркынычы зур булу белән тасвирлана.

«Шуңа күрә һөнәри спортчы турында сөйләгәндә аның сәламәтлеге яхшы дип әйтеп булмый әле», - дип аңлата Корочкин.

Бу бигрәк тә травмалар аркасында һөнәри спорт карьерасын тәмамлаган кешеләрдә үзен нык сиздерә,-алар еш кына үз формаларын саклап кала алмый.

Кайчагында бу фонда ниндидер соматик авырулар башланырга мөмкин, чөнки профессиональ спортта зур нәтиҗәләргә ирешү өчен таләп ителә торган нагрузкалар дәрәҗәсе организмда функциональ үзгәрешләр китереп чыгара. Беренче чиратта - йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системаларында һәм терәк-хәрәкәтләнү аппаратында.

Иң әһәмиятлесе. Савыктыру физкультурасы белән һөнәри спорт арасындагы аерманы аңлау һәм һөнәри спортчыны сагалап торган куркынычларны дөрес бәяләү бик мөһим.

Хәзерге вакытта зур спортка әзерлек, гадәттә, балачактан башланганга күрә, баланы җитди спорт секциясенә озатканчы, алда аны нинди куркынычлар көткәнен җентекләп тикшерергә кирәк. Ә менә гомумчыныктыру физкультурасын һәркемгә тәкъдим итәргә була.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан