"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
19.09.2014

Татарстан Республикасы Территориаль Мәҗбүри медицина иминияте фондының вакытлыча кулланылмый торган акчларын урнаштыру буенча кредит оешмаларының заявкаларын сайлап алу турында

МӘГЪЛҮМАТ

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондларының вакытлыча кулланылмый торган акчаларын урнаштыру буенча “Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондларының вакытлыча кулланылмый торган акчаларын урнаштыру турында” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2010 № 1225 карары белән расланган кагыйдәләре (алга таба – Урнаштыру кагыйдәләре) нигезендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының (алга таба – Татарстан Республикасы ТММИФ) вакытлыча кулланылмый торган акчаларын урнаштыру хакында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы ТММИФның вакытлыча кулланылмый торган акчалары түбәндәге шартларда банк депозитларына урнаштырыла:

а) депозит валютасы – Россия Федерациясе валютасы;

б) депозит буенча процент ставкасы депозитның барлык срогына беркетелә;

в) процент керемен түләү ай саен башкарыла, ә 1 айга кадәр депозитлар өчен –депозит срогы азагында;

г) депозит суммасын (сумманың бер өлешен) вакытыннан алда кире кайтару мөмкинлеге Татарстан Республикасы ТММИФ таләбе буенча кире кайтару турында хәбәрнамә алган мизгелдән ике эш көне эчендә тәэмин ителә.

Мәҗбүри медицина иминияте территориаль программаларын финанслаганда касса өзеклелеге килеп чыкканда, Татарстан Республикасы ТММИФ урнаштырылган вакытлыча кулланылмый торган акчаларны вакытлыча касса өзеклелеген тәэмин итәрлек күләмдә вакытыннан алда кире ала. Кире кайтару турындагы хәбәрнамә әлеге карар кабул ителгән көннән соң килүче көн дәвамында телефонограмма итеп яисә факс буенча, яисә турыдан-туры тапшырып, яисә бүтән мөмкин алым белән кредит оешмаларына җибәрелә.

Вакытлыча кулланылмый торган акчаларны кире алу банк депозиты шартнамәсе төзегән кредит оешмасында барлык кредит оешмаларыннан минималь процент ставкасы белән гамәлгә ашырыла. Әгәр минималь процент ставкасы булган банк депозиты шартнамәсен ике яисә аннан да күбрәк кредит оешмасы төзегән булса, акчаларны кире алу шушы кредит оешмаларында урнаштырылган вакытлыча кулланылмый торган акчаларга тәңгәл рәвештә гамәлгә ашырыла.

Банк депозиты шартнамәсендә күрсәтелгән суммаларны (суммаларның бер өлешен) вакытыннан алда таләп иткән очракта, Татарстан Республикасы ТММИФның урнаштырылган вакытлыча кулланылмый торган акчаларын һәм шуларга исәпләнелгән процентларны кире кайтару депозит суммасын (сумманың бер өлешен) вакытыннан алда кире кайтару турында хәбәрнамә алынган датадан ике эш көне эчендә гамәлгә ашырыла. Бу чакта:

- үткән процент чорлары өчен кредит оешмасы тарафыннан элегрәк алынган процентлар Татарстан Республикасы ТММИФ тарафыннан кредит оешмаларына кире кайтарылмый;

- Татарстан Республикасы ТММИФ тарафыннан вакытыннан алда кире кайтарылмаган депозитта калган суммага кредит оешмасы банк депозиты шартнамәсендә күрсәтелгән процент ставкасы буенча процентлар исәпли;

- депозитның вакытыннан алда кире кайтарылган өлешенә исәпләнгән процентлар кредит оешмасы тарафыннан депозитның Татарстан Республикасы ТММИФ тарафыннан таләп ителгән кире кайтарылган өлеше белән бергә түләнә.

Татарстан Республикасы ТММИФның вакытлыча кулланылмый торган акчалары түбәндәге таләпләрне канәгатьләндерүче кредит оешмаларында банк депозитларына урнаштырыла:

а) кредит оешмасының банк операцияләре башкаруга Россия Федерациясе Үзәк банкының генераль лицензиясе булу;

б) кредит оешмасының әлеге пунктта каралган таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерү көненә Россия Федерациясе Үзәк банкында булган хисаплылык буенча кимендә 10 млрд. сум күләмендә кредит оешмасының үз акчалары (капиталы) булу йә кредит оешмасының Россия Федерациясе Үзәк банкының яисә Россия Федерациясенең турыдан-туры яисә читләтеп контролендә булуы (кредит оешмасының “Банк счетлары һәм аккредитивлар ачу, Россия Федерациясе оборона комплексы һәм иминлеге өчен стратегик әһәмияте булган хуҗалык җәмгыятьләренең банк кереме шартнамәләрен төзүләре һәм әлеге Федераль законның 2 статьясындагы 1 өлешенең 2 пунктында каралган таләпләр нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законның 2 статьясындагы 3 өлеше нигезендә Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан Интернет челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырылган кредит оешмалары исемлегенә кертелгән булуы;

в) кредит оешмасының Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының (территориаль фондның) вакытлыча кулланылмый торган акчалары исәбеннән анда урнаштырылган банк депозитлары буенча вакыты чигерелгән бурычы булмау.

Татарстан Республикасы ТММИФның вакытлыча кулланылмый торган акчаларын кредит оешмаларындагы банк депозитларына урнаштыру банк депозиты шартнамәләре төзүгә кредит оешмаларының заявкаларын (алга таба – заявкалар) сайлап алу һәм әлеге таләпләргә туры килә торган кредит оешмалары белән банк депозиты шартнамәләре төзү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Заявкаларны сайлап алу датасы – 2014 елның 26 сентябре

Заявкалар 2014 елның 26 сентябрендә 9:00 сәгатьтән алып 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Кредит оешмаларындагы банк депозитларына урнаштырыла торган акчалар күләме –1 000 000 000,0 сум.

Бер кредит оешмасының банк депозитларына урнаштырыла торган акчаларның максималь күләме – 250 000 000,0 сум.

Акчаларны урнаштыру срогы – 14 көн.

Акчаларны урнаштыруның минималь процент ставкасы – елына 8,5% .

Заявкалар “Банк депозиты шартнамәсен төзүгә кредит оешмасы заявкасы рәвешен раслау турында” Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының 11.01.2011 № 2 боерыгы белән расланган рәвеш буенча төзелә. Заявканың 5 – 7 нче юлларында банкның Урнаштыру кагыйдәләренең 4 нче пункты белән билгеләнгән шартларга банк ризалыгы булырга тиеш, 6 нчы юлда процент кереме ай саен түләнә диелгән булырга тиеш, ә депозитлар өчен 1 айга кадәр срокка – депозит срогы азагында. Кредит оешмасы заявкага түбәндәгеләрне кушып бирә:

а) банк эшчәнлеген гамәлгә ашыруга генераль лицензиянең кредит оешмасы тарафыннан таныкланган яисә нотариаль таныкланган күчермәсе;

б) заявкага һәм банк депозиты шартнамәсенә имза салуга ышанычнамә, анда әлеге документларга имза салырга вәкаләтле затлар имзаларының үрнәкләре булырга тиеш (имза салганда кредит оешмасы җитәкчесенең имзасы таләп ителми).

Заявкалар ябыштырылган конвертта язма рәвештә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420097, Казан шәһәре, Ветеринар ур., 6 нчы йорт, 206 нчы кабинет, конвертта: «Банк депозиты шартнамәсе төзүгә заявка» дип күрсәтелә.

Заявкалар сайлап алуда катнашуга кредит оешмасы тарафыннан бирелгән бер генә заявка кабул ителә. Кредит оешмасы заявканы 2014 елның 26 сентябре көнне 17 сәгатькә кадәр чакыртып алырга хокуклы .

Заявкада кредит оешмасы тарафыннан күрсәтелә торган процент ставкасы заявкаларны сайлап алу өчен билгеләнгән минималь процент ставкасыннан түбәнрәк була алмый.

Татарстан Республикасы ТММИФ 2014 елның 26 сентябре көнне 18 сәгатькә кадәр киселеш процент ставкасы зурлыгын билгели. Киселеш ставкасыннан кимрәк процент ставкалары күрсәтелгән заявкалар канәгатьләндерелми. Заявкалар булмаган очракта йә барлык кабул ителгән заявкаларда күрсәтелгән процент ставкалары киселеш ставкасыннан ким бүлган очракта, Татарстан Республикасы ТММИФ заявкалар сайлап алу узмаган дип таный.

Киселеш ставкасы турындагы мәгълүматны яисә заявкалар сайлап алу узмаган дип тану факты турындагы хәбәрне Татарстан Республикасы ТММИФ заявкаларны сайлап алу йомгаклары буенча 2014 елның 27 сентябрендә Интернет челтәрендәге үзенең рәсми сайтында www.fomsrt.ru урнаштыра.

Банк депозиты шартнамәләре заявкаларда күрсәтелгән, киселеш ставкасыннан ким булмаган процент ставкалары буенча заявкаларда күрсәтелгән акчалар суммасына шартнамәләрне Татарстан Республикасы ТММИФ кредит оешмалары белән заявкаларны сайлап алган көннән соң килүче көннән соң 3 (өч) эш көне эчендә төзи.

Договор Банк депозиты шартнамәсе Татарстан Республикасы ФММИФ тарафыннан расланган кушымта итеп бирелүче форма буенча төзелә.

Киселеш ставкасыннан ким булмаган процент ставкалары булган заявкалардагы акчаларның гомуми күләме Татарстан Республикасы ТММИФның банк депозитына урнаштырыла торган вакытлыча кулланылмый торган акчаларының максималь күләменнән артыграк булган очракта, банк депозиты шартнамәләре киселеш ставкасына тигез процент ставкалары булган заявкалар нигезендә киселеш ставкасына тигез процент ставкалары булган заявкаларның гомуми күләмендә әлеге заявкалар өлешләренә тәңгәл рәвештә исәпләп чыгарылган акчалар суммасына төзеләләр.

Татарстан Республикасы ТММИФ, банк депозиты шартнамәсе төзелгән көннән соң килүче эш көненнән дә соңга калмыйча, кредит оешмаларының Россия Федерациясе Үзәк банкының корреспондент счетына депозит суммасын күчерә.

Кредит оешмасы банк депозиты шартнамәсе нигезендә күчерелгән Татарстан Республикасы ТММИФ депозит суммасын исәпкә алу өчен депозит счеты ача һәм әлеге счеттан өземтә бирә. Депозит счеты һәр банк депозиты шартнамәсе буенча аерым-аерым ачыла. Кредит оешмасы депозит счеты ябылган очракта, шулай ук Татарстан Республикасы ТММИФна счеттан өземтә бирә.

Татарстан Республикасы ТММИФ депозитларына Татарстан Республикасы ТММИФның вакытлыча кулланылмый торган акчаларын урнаштырган кредит оешмаларының Урнаштыру кагыйдәләренең 5 нче пункты таләпләренә туры килү-килмәүләрен көн саен тикшерә. Кредит оешмасының куелучы таләпләргә туры килмәве ачыкланган очракта, Татарстан Республикасы ТММИФ, шушы хәл ачыкланган көннән 3 көннән дә соңга калмыйча, әлеге кредит оешмасындагы депозит суммасын кире ала.

Белешмәләр түбәндәге телефон буенча: 8(843) 291-77-27 Кучумова Любовь Николаевна.

Банк депозиты шартнамәсе төзүгә кредит оешмасы заявкасы рәвешен һәм сроклы банк депозиты шартнамәсе рәвешен күчереп алырга.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан