2014 елның 17 октябрендә Федераль ММИ фонды рәисе урынбасары Юрий Алексеевич Нечепоренко эш сәфәре белән Казанда булды.
Ул пациентларга медицина ярдәме күрсәтү хакы турында мәгълүмат бирү буенча сынау проектын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Кунакка 2 нче Республика клиник сырхауханәсе стационары һәм Балалар республика клиник сырхауханәсенең "Азино" балалар поликлиникасы базасында медицина ярдәме хакы турында белешмәләр бирү методологиясен күрсәттеләр.
ФММИФ рәисе урынбасары стационар шартларда дәвалау хакы турында пациентларга мәгълүмат бирүне гамәлгә кертү нәтиҗәләрен уңай бәяләде һәм сырхауханәдән чыгу эпикризына, өстәмә белешмә бирмичә генә, дәвалау хакы турындагы күрсәткечләр өстәү буенча Казан белгечләренең дәлилләре белән килеште.