"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
15.12.2014

13 декабрь дә Казан шәһәрендә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды тарафыннан оештырылган пациент хокуклары буенча акция уздырылды.

Бу көнне 80гә якын иминләштерелгән граждан югары квалификацияле эксперт табиблардан (терапевттан, неврологтан, кардиологтан, хирургтан, эндокринологтан һәм травматологтан) түләүсез консультация алды. Барлык табиблар да – Татарстан Республикасы территориясендә территориаль реестрга кертелгән медицина ярдәме сыйфаты экспертлары һәм алар мәҗбүри медицина иминияте буенча күрсәтелүче медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торалар.

Барлыгы179 консультатив кабул итү гамәлгә ашырылды.

Чара кысаларында Фонд белгечләре акциягә килгән гражданнарга түләүсез медицина ярдәме алганда иминләштерелгән затларның хокуклары турында, шулай ук ММИ полисын ничек алырга икәнлеге, теләк булганда иминләштерүче медицина оешмасын ничек алмаштырырга мөмкин булу турында һәм башкалар хакында сөйләделәр. Иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге белгечләре аларның мөрәҗәгатьләрен һәм медицина оешмаларында хокукларын бозулар турындагы шикаятьләрне карадылар.

Тар белгечлекләр буенча табибларның квалификацияле ярдәмен алу мөмкинлеген арттыруны тәэмин итү өчен (иминләштерелгән затларның күп санлы теләкләрен исәпкә алып) киләчәк 2015 елда иминләштерүче медицина оешмалары иминләштерелгән гражданнарның хокукларын яклауга юнәлдерелгән акцияләрне уздыру практикасын дәвам итәләр.

IMG_0756.JPG IMG_0764.JPG IMG_0777.JPG IMG_0792 - копия.JPG

Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан