13.12.2014
Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды пациент хокуклары буенча акция уздыра.
Гражданнарны, консультацияләр биреп (тикшереп карау уздырмыйча гына), терапевт, невролог, кардиолог, хирург, эндокринолог, травматолог кабул итәчәк.
Бу чара 2014 елның 13 декабре көнне сәгать 9 дан алып 14 сәгатькә кадәр Казан шәһәрендә Чистай урамы, 20А йортта Татарстан Республикасы ТММИФ филиалында уздырылачак.
Консультация алу өчен медицина документларын (бәяләмәләр, стационар яисә амбулатор карталардан өземтәләр, диагностик тикшеренүләр нәтиҗәләре) алып килергә hәм 8-800-200-51-51 телефоны буенча алдан язылырга кирәк (шылтырату бушлай).