"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
21.03.2015

200дән артык кеше пациент хокуклары буенча акцияләрдә катнашты, акцияләрне 21 март көнне Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасында мәҗбүри медицина иминиятен гамәлгә ашыручы «АК БАРС-Мед», "Чулпан-Мед" һәм «Спасение» иминият компанияләре оештырды.

Иминият компанияләре хезмәткәрләре иминләштерелгән гражданнарга ММИ системасындагы хокуклары һәм түләүсез медицина ярдәме күрсәтү тәртибе, республика иминият медицина компанияләренең иминләштерелгән затлар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирделәр, шулай ук аларга төрле белгечлекләрнең белгеч-табиблары югары квалификацияле түләүсез консультацияләр дә уздырдылар. Барлыгы 300 консультатив кабул итү гамәлгә ашырылды.

Иминләштерелгән затлар хокукларын яклау бүлекләре белгечләре медицина оешмаларында гражданнарның хокуклары бозылу турындагы мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләрен карадылар.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы ТММИФ һәм иминият компанияләре ММИ кысаларында гражданнарның түләүсез медицина ярдәме күрсәтелүгә хокукларын тәэмин итү максатларында тагын шундый 11 акция оештырачак. Алар Казан, Чистай, Лениногорск, Алабуга, Бөгелмә шәһәрләрендә, шулай ук Мамадыш, Биектау, Зеленодольск, Зәй, Азнакай, Ютазы районнарында узачак.

Һәр булачак чара турындагы мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында, медицина оешмаларында, Территориаль фондның һәм иминият компанияләренең рәсми сайтларында урнаштырылачак. Уздыру датасы һәм урыны турында ММИ полисында күрсәтелгән телефон аша да белергә була.

АБМ.jpg Спасение.JPG
ВОП.JPG


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан