«АК БАРС-Мед» иминият компаниясе Чистайда пациент хокуклары буенча акция уздыра
Ул 2015 елның 18 апрелендә 9.00 сәгатьтән алып 14.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Чистай шәһәре, Л.Толстой ур., 157, офис 101.
Түбәндәге белгечләр түләүсез консультация алып барачак: терапевт, эндокринолог, невролог, кардиолог, маммолог (түбәндәге медицина документларын алып килегез: бәяләмәләр, стационардан яисә амбулатор карталардан өземтәләр, диагностик тикшеренүләр нәтиҗәләре).
Чара кысаларында иминият компаниясе белгечләре ММИ өлкәсендә пациент хокуклары турында шунда катнашучыларга мәгълүмат бирәчәк.
Кабул итүгә Чистай шәһәрендә түбәндәге телефон буенча язылып була: 5-07-04, 5-46-18, 8 800-500-03-03 (шалтырату түләүсез).