"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
08.04.2015

2014 елда Фонд тарафыннан уздырылган иминләштерүче медицина оешмаларының полислар бирү пунктларын тикшерүләр турында


2014 елда мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек башкаручы республика иминләштерүче медицина оешмалары тарафыннан ММИ өлкәсендәге законнар таләпләрен үтәүне тикшереп тору максатларында Фондның ММИ оештыру идарәсе белгечләре ИМОның полислар бирү буенча 56 пунктын тикшерделәр. 12 контроль тикшерү планнан тыш оештырылды, 8е иминләштерелгән затларның хокукларын бозулар турындагы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә уздырылды.

Тикшерүләр барышында ММИ өлкәсендә 200дән артык законнар бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» 29.11.2010 №326-ФЗ Федераль законның 46 статьясында, иминләштерелгән затлар турында белешмәләрне шәхесләп исәпкә алу тәртибендә каралган очраклар. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча иминләштерүче медицина оешмаларына карата финанс санкцияләре кулланылды.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан