"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
08.04.2015

Авыртуны баса торган препаратлар билгеләү һәм язып бирү тәртибен бозу турында гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен Россия сәламәтлек саклау күзәтчелегендә тәүлек буе эшли торган «кайнар линия» ачылды (РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 8/04/2015)


РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова кушуы буенча 2015 елның 7 апреленнән авыртуны баса торган препаратлар билгеләү һәм язып бирү тәртибен бозу турында гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен Россия сәламәтлек саклау күзәтчелегендә тәүлек буе эшли торган «кайнар линия» ачылды.

8 800 500 18 35 номерлы тәүлек буе эшли торган түләүсез телефонына Россия Федерациясе регионнарыннан шылтыратырга мөмкин. Эш көне дәвамында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге белгечләре кабул итәчәк, эш вакыты булмаганда хәбәрләр киләчәктә гариза бирүчегә җавап бирү өчен почта әрҗәсенә язылачак.

Шулай ук авыртуны баса торган препаратлар алу проблемасы килеп чыккан пациентлар яисә аларның туганнары, Россия сәламәтлек саклау күзәтчелегенең рәсми сайтындагы «Кара-каршы элемтә» бүлегендә урнаштырылган «Авыртуны баса торган препаратлар билгеләү һәм язып бирү тәртибен бозу турындагы шикаятьләр» формасын тутырып, мөрәҗәгать яза алалар.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан