"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
25.11.2015

«Ак Барс - Мед» иминият компаниясе 28 ноябрьдә Алабуга шәһәрендә пациентлар хокуклары буенча акция үткәрә

МӘГЪЛҮМАТ

28 ноябрьдә «Ак Барс - Мед» иминият компаниясе Алабугада яшәүчеләр өчен пациентлар хокуклары буенча акция үткәрә.

Акция кысаларында теләге булган һәр кеше кардиолог, офтальмолог, эндокринолог, пульмонолог, уролог белгечлекләре буенча югары квалификацияле штаттан тыш табиб-экспертлардан (Казан шәһәре), шулай ук Татарстан Республикасы дәвалау-профилактика учреждениеләрендә планлы медицина ярдәмен алу мәсьәләләре буенча иминият компаниясе хезмәткәрләреннән түләүсез консультация (тикшерелмичә) алырга мөмкин.

Чара 2015 елның 28 ноябрендә Алабуга шәһәре, Пролетарская урамы, 36 нчы йорт («Алабуга үзәк район хастаханәсе» ДАССУ поликлиникасы) адресы буенча сәгать 9.00 дан 14.00 сәгатькә кадәр үтәчәк.

Акциядә катнашучылардан паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисын, медицина документларын алып килү сорала.

Чарада катнашу өчен эш көннәрендә сәгать 8.00 дән 16 сәгать 30 минутка кадәр (85557) 4-58-05, 4-60-69 телефоны буенча алдан язылып кую мәҗбүри.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан