"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
21.10.2015

«Спасение» - балаларга

«Спасение» иминият медицина җәмгыяте Дербышки балалар йорты-интернатында тәрбияләнүче балалар һәм медицина персоналы өчен кечкенә генә бәйрәм ясады. Бу юлы да иминият компаниясе хезмәткәрләре балаларга бүләкләр алып килгән иде. Балалар биредә рәсем һәм төре әйберләр ясау белән шөгыльләнә. Алар «Спасение» иминият медицина җәмгыяте үткәрә торган төрле конкурсларда даими катнашып килә һәм еш кына җиңү яулый.

Акыл үсеше артта калган балалар өчен Дербышки балалар йорты-интернатында 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге 200 бала тәрбияләнә. Балаларга багышлап хәйрия акциясе үткәрү «Спасение» компаниясендә матур традициягә әйләнде. Шунысы куанычлы: бу юлы балалар йортына булышырга чакыру шәһәр халкында да теләктәшлек тапты. Компания акциядә актив катнашучыларга һәм аеруча Эльмира Йосыповага зур рәхмәт белдерә.



                DSC_0198.JPG


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан