"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
29.10.2015

"Спасение" иминият компаниясе Зәй шәһәрендә яшәүчеләр өчен пациентлар хокуклары буенча үткәргән акция йомгаклары

2015 елның 27 октябрендә «Спасение» иминият медицина оешмасы Зәй шәһәрендә яшәүчеләр өчен пациентлар хокуклары буенча чираттагы акцияне үткәрде. Аның максаты – пациентларга медицина оешмаларында медицина ярдәме алганда барлыкка килә торган проблемаларны хәл итү буенча штаттан тыш табиб-экспертлар тарафыннан консультатив ярдәм күрсәтү, медицина оешмаларында түләүсез медицина ярдәме алганда гражданнарның хокуклары бозылган очракта юридик ярдәм күрсәтү, мәҗбүри медицина иминияте системасында иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү.

Акция кысаларында гражданнарны неврология, кардиология, гастроэнтерология, эндокринология, терапия белгечлекләре буенча югары квалифицикацияле табиб-экспертлар кабул итте. Иң күп консультацияләр кардиология һәм эндокринология белгечләре тарафыннан үткәрелде. Барлыгы 101 консультатив кабул итү үткәрелде, акциядә 69 пациент катнашты.

Акция тәмамланганда анда катнашучы иминләштерелгән затлар бу чараны алга таба үткәрү мәсьәләләре буенча үз теләкләрен җиткерде. Алар киләчәктә түләүсез диагностика чараларын уздырырга, анда катнашучы белгечләр санын арттырырга һәм акцияләрне айга бер тапкыр үткәрергә тәкъдим итте. Респондентлар табибларның профессиональ дәрәҗәсе югары булуны, чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын, компания хезмәткәрләренең ихтирамлы мөнәсәбәтен һәм кайгытуын билгеләп үтте. «Спасение» иминият медицина оешмасы табиб-белгечләре һәм хезмәткәрләре үткәргән консультацияләрдән бу чарада катнашкан 69 кешенең барысы да канәгать калды.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан