"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
12.11.2015

Авыртуны баса торган дарулар алу өчен яңа белешмәлек бастырып чыгарылды (Доктор Питер 12/11/2015)


«Вера» хосписларга ярдәм күрсәтү фонды авыртуны басу терапиясе буенча белешмәлекнең законнар нигезендә кертелгән соңгы үзгәрешләрне исәпкә алган яңа версиясен бастырып чыгарды.

Белешмәлектә поликлиникада, хастаханәдә, шулай ук ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасын чакырганда авыртуны баса торган препаратларны ничек алырга кирәкле турында бәян ителә. «Вера» фонды хезмәткәрләре әйтүенә караганда, «Ашыгыч ярдәм» онкология авырулары белән интегүче пациентларның авыртуын басарга тиеш булу турында күп кеше белеп бетерми.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив медицина ярдәме күрсәтү буенча баш штаттан тыш белгече Диана Невзорова әйтүе буенча, онкология авырулары белән интегүче пациентлар терминаль стадиядә, авыру көчәеп китсә, «Ашыгыч ярдәм» чакыра. Еш кына авырту ял көннәрендә яки бәйрәмнәрдә, яисә төнлә көчәеп китә, бу вакытта авыртуны баса торган тәэсире көчле препаратлар алу өчен рецепт яки препаратны мөстәкыйль алу мөмкинлеге булмаска мөмкин. Һәм мондый очракта «Ашыгыч ярдәм» чакырмый булмый. Бу вакытта Ашыгыч, шул исәптән махсуслаштырылган, медицина ярдәме күрсәтү тәртибенең (Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 ел, 20 июнь, 388н приказы белән расланган - Ред.иск.) 13б пунктында медицина катнашуын таләп итә торган хроник авыру кинәт көчәеп киткәндә кичектергесез «Ашыгыч ярдәм» чакыру сәбәбе күздә тотыла. Шуңа күрә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге 13б пункт буенча мәгълүмати хат рәвешендә өстәмә аңлатма бирә.

Белешмәлектә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының, Росздравнадзорның «кайнар линияләре», шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм күрсәтү буенча баш белгече телефоннары күрсәтелә.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан