12.11.2015

Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова «Сәламәтлек фабрикасы» проектына старт бирде (РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 12/11/2015)


Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм ФОМ төркеме җитәкчесе Александр Ослон тарафыннан «Сәламәтлек фабрикасы» федераль коммуникация проекты тәкъдир ителгән матбугат конференциясе булып узды.

Матбугат конференциясе барышында Министр Вероника Скворцова 2015 елның йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәш чаралары планын тормышка ашыру кысаларында булып узган вакыйгалар саны буенча моңа кадәр күрелмәгәнчә бай ел булуын искәртеп үтте.

Үлемгә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе булып торучы йөрәк-кан тамыры авыруларын профилактикалау турында сөйләгәндә, Министр «халыкка бу авыруларның беренче билгеләрен күрсәтү һәм игътибарны куркыныч факторларга юнәлдерү бик мөһим», - дип ассызыклады.

Җитди авырулар куркынычының төп факторлары нигезендә #сәламәтлекфабрикасы проекты 6 юнәлештән тора, алар арасында физик культура, сәламәт туклану, стресска каршы көрәш, мобиль кушымталар, сәламәт режим, мәдәният һәм ял.

Йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәш елына туры китереп тормышка ашырыла торган #сәламәтлекфабрикасы проекты эшкә яраклы яшьтәге актив халыкны интернет челтәре аша сәламәт яшәү рәвешенә тартуны күдә тота. Проект сайтында активистлар сәламәт һәм актив тормыш өчен мөһим булган 6 юнәлеш буенча үзләренең хәл итү юлларын тәкъдим итә, ә табиблар теләге булган һәр кешегә сәламәтлеккә йогынты ясый торган теге яки бу аспект буенча консультация бирә алачак. Анда катнашучылар бер ай эчендә үзләренә охшаган, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы экспертлары тарафыннан тикшереләчәк хәл итү юллары өчен тавыш бирә алачак. Иң яхшы хәл итү юллары проектның фабриказдоровья2015.рф порталына урнаштырылачак.

Министр сүзләренә караганда, һәр кеше өчен иң яхшы профилактика булып сәламәт яшәү рәвеше тора. «Бу дисиплинаара, ведомствоара тема, нәкъ менә шуңа күрә дә гражданнар сәламәтлеген саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча хөкүмәт рәисе җитәкчелегендә аерым хөкүмәт комиссиясе оештырылды »,- диде Вероника Скворцова.

Моннан тыш, Министр катнашучылар игътибарын медицина ярдәменең һәркем алырлык булу дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү темасының актуаль булуына юнәлдерде. Мәсәлән, төбәкләрдә һәр участок терапевты эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча атналык мониторинг кертелгән, кан тамыры үзәкләре челтәре шактый киңәйтелгән, 2015 елның 9 аенда югары технологияле ярдәм күрсәтү күләме бер ярым тапкырга арткан.

Үз чиратында Александр Ослон «Бүген сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ бар, бу ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен күп эшләр башкарыла: үз сәламәтлеге турында кайгырта торган кешеләр буенча минимум 2008 елга туры килде – ул 52 процент иде, 2014 елда респондентларның - 63 проценты, 2015 елда 72 проценты үз сәламәтлекләре турында кайгыртуын белдерде», - дип билгеләп үтте.

Шулай ук ФОМ төркеме җитәкчесе халыкның үз сәламәтлегенә игътибары артуның уңай динамикасы күзәтелү турында да әйтеп китте.

«2015 ел мәгълүматларына караганда, халыкның 16 проценты һәр көн зарядка ясый, узган елда 14 процент халык шундый җавап биргән иде. Сораштырылучыларның 19 проценты зарядканы атнага берничә тапкыр ясый, бер ел элек бу күрсәткеч 15 процент тәшкил итә иде. Хәзер халыкның 51 проценты зарядка ясамый, спорт белән шөгыльләнми, ә бер ел элек бу күрсәткеч 57 процент иде. Үзләренең тән авырлыгы кирәгеннән артык дип санаучы 12 процент алык авылыгын киметү өчен даими көч куя. Шул ук вакытта 2008 елның гыйнварында мондый җавапны бары тик халыкның 7 проценты гына биргән иде», - дип белдерде Александр Ослон.


Возврат к списку

 

наверх

Copyright © 2012-2019 ТФОМС Республики Татарстан