"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
11.11.2015

Татарстан Финанс министрлыгы хезмәткәрләре өчен йөрәк-кан тамыры авыруларын профилактикалау буенча лекторий уздырылды


Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарёва «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстан Финанс министрлыгы хезмәткәрләре өчен йөрәк-кан тамыры авыруларын профилактикалауга багышланган лекторий уздырды. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы факторлары һәм аларны киметү юллары турындагы видеофильмы күрсәтелде. Лекция алдыннан «Республика медицина профилактикасы үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре министрлык хезмәткәрләренең артериаль кан басымын үлчәде, артериаль кан басымы күтәренке булган кешеләргә табиб-терапевт киңәшләр бирде, аларга үзләрен тикшереп тору өчен көндәлекләр тапшырды. Акциядә катнашучыларга хроник йогышсыз авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында мәгълүматый материаллар таратылды.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан