"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
10.11.2015

12–13 ноябрьдә Казанда Идел буе федераль округы дерматовенерологларының һәм косметологларының фәнни-гамәли конференциясе булачак


12–13 ноябрьдә Казанда Идел буе федераль округы дерматовенерологларының һәм косметологларының фәнни-гамәли конференциясе булачак. Конференция эшендә 300 артык кеше катнашыр дип көтелә. Аерым алгада, Россия Федерациясе төбәкләренең тире-венерология диспансерлары җитәкчеләре, дерматовенерология кафедралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, практик табиблары-дерматовенерологлары.

онференция программасында секцияләр утырышлары, «түгәрәк өстәлләр», практикумнар, тәкъдир итүләр күздә тотыла.

Конференция программасы кысаларында дерматовенерологиянең һәм косметологиянең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, «дерматовенерология» белгечлекләре буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау өлкәсендәге эксперт советы профильле комиссиясе утырышы планлаштырыла.

Фәнни-гамәли конференция программасының төп юнәлешләре:

  • Дерматовенерология һәм косметология юнәлеше буенча махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү оештыру;
  • Дерматозлар белән авыручыларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү;
  • Дерматовенерологиядә һәм косметологиядә мәгълүмат һәм телемедицина технологияләре;
  • Дерматологиядә һәм косметологиядә тире капламнары патологиясен диагностикалау һәм өйрәнүнең инвазив булмаган методлары;
  • Дерматозлар һәм җенси юл белән күчә торган инфекцияләр йоктырган авыруларны диагностикалау һәм давалау буенча клиник тәкъдимнамәләр;
  • Дерматозларны һәм җенси юл белән күчә торган инфекцияләрне лабораторияләрдә диагностикалауның актуаль мәсьәләләре, шулай ук косметология, олыгаюга каршы һәм эстетик медицина

Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан