"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
10.11.2015

5 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Балалар республика клиник хастаханәсендә «Шикәр диабетын профилактикалау» ункөнлеге уза


«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә 5 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә (14 ноябрь) багышлап оештырылган «Шикәр диабетын профилактикалау» ункөнлеге уза.

Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне бөтен дөньяда шикәр диабеты белән авырулар саны арту куркынычы янауга җавап йөзеннән 1991 елда Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан гамәлгә куелды. Бөтендөнья көнен уздыру датасы булып 14 ноябрь – шикәр диабетын дәвалау өчен беренче булып инсулин кулланган Канада табибы Фредерик Бантингның туган көне санала.

Диабет көненең төп бурычы – авыруны иртә диагностикалау, диабет белән авыручыларны өйрәтү һәм өзлегүләрне киметү өчен бу мәсьәләгә җәмәгатьчелекне җәлеп итү.

Күп илләрдә бу көнне диабет мәсьәләсенә кешеләр игътибарын җәлеп итү өчен архитектура ядкәрләре һәм биналар күк төсе белән астан яктыртыла. Әлеге хәрәкәткә 100 дән артык ил кушылды инде. Россиядә бу көндә табибларның пациентлар белән очрашулары уздырыла, төрле акцияләр, диабет мәктәпләре һ.б. оештырыла.

2015 елның 5 ноябрендә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә «Татарстан Республикасында балаларда һәм яшүсмерләрдә I тип шикәр диабеты проблематикасы» дигән темага табиб-эндокринологлар һәм психологлар белән берлектә «түгәрәк өстәл» уздырылды. Бу форум «шикәр диабетын профилактикалау» ункөнлеген ачып җибәрде. Шулай ук ункөнлек кысаларында Балалар республика клиник хастаханәсендә төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан