"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
11.11.2015

2015 елның 12 ноябрендә Казанда «Идел буе федераль округында паллиатив медицина ярдәме» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булачак (ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 11/11/2015)


Конференциядә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов, Россия Паллиатив медицина ассоциациясе идарәсе рәисе, профессор Г.А.Новиков (Мәскәү шәһәре), «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы И.И.Хайруллин, Казан шәһәре баш онкологы, профессор Ф.Ш.Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече И.В.Шәймәрданов катнашачак.

Конференция Россия Федерациясендә паллиатив медицина ярдәме системасын оештыруга һәм үстерүгә булышлык күрсәтү максатыннан уздырыла. Оештыручылар: «Россия Паллиатив медицина ассоциациясе» бөтенроссия җәмәгать оешмасы, А.И. Евдокимов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университеты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник онкология диспансеры, Казан дәүләт медицина академиясе һәм «Медицина тормыш сыйфаты өчен» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте.

Конференциядә түбәндәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышыначак:

  • паллиатив медицина ярдәме принциплары һәм методологиясе;
  • халыкка паллиатив медицина ярдәме күрсәтү тәртипләре;
  • белем бирү аспектлары һәм паллиатив медицина ярдәме хезмәте өчен кадрлар әзерләү.
Конференция эшендә Идел буе федераль округыннан онкологлар, гомуми практика табиблары, неврологлар, эндокринологлар, ревматологлар, кардиологлар һәм пульмонологлар катнашачаклар.

Конференция 2015 елның 12 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Республика клиник онкология диспансерында булачак. Теркәлү сәгать 9:00 дан башлана.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан