"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
05.11.2015

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы психиатрия хастаханәләрендәге пациентлар хокукларын яклау буенча махсус хезмәт булдыру турында иҗтимагый фикер алышу башлангычы белән чыкты (Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 5/11/2015)


Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы regulation.gov.ru рәсми порталында түбәндәге норматив хокук актлары проектлары эшләнү турында хәбәрнамә урнаштырды:

-«Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәткәндә гражданнар хокукларын гарантияләү турында» Россия Федерациясе Законына һәм  «Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» (http://regulation.gov.ru/p/41761);

- «Стационар шартларда психиатрия ярдәме күрсәтә торган медицина оешмаларындагы пациентларның һәм психикалары бозылудан интегүче затлар өчен стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче гражданнар хокукларын яклау хезмәте турында» (http://regulation.gov.ru/p/41762).

Күрсәтелгән закон проеклары Россия Федерациясе территориясендә стационар шартларда  психиатрия ярдәме күрсәтә торган медицина оешмаларындагы пациентлар һәм психикалары бозылудан интегүче затлар өчен стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче гражданнар хокукларын яклау хезмәте (алга таба – Хезмәт) булдыруны күздә тотачак дип карала.

Әлеге Хезмәт, күздә тотылганча, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Хезмәтнең төбәкләрдәге вәкилләре катнашында төзелә торган Хезмәтнең үзәк комиссиясеннән тора алыр иде. Хезмәтнең эшчәнлеге ведомствоара һәм иҗтимагый характерга ия булырга тиеш, чөнки психиатрия стационарларындагы пациентларның хокукларын яклауны, социаль, медицина, мөлкәти һәм юридик юнәлештәге мәсьәләләрне исәпкә алып, комплекслы карарга кирәк.

Мондый пациентлар хокукларын яклау, беренче чиратта, күрсәтелә торган психиатрия ярдәменең гарантияләнгән күләмен һәм сыйфатын тәэмин итүгә, психиатрия стационарларында булганда аларга тиешле шартлар тудыруга, психиатрия ярдәме күрсәтүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган бәхәсләрне һәм низагларны оператив һәм объектив хәл итүгә юнәлдерелергә тиеш.

Хезмәтнең эшчәнлеге гражданнар хокукларын яклауның тиешле чараларын тулыландырырга тиеш дип карала. Шулай итеп, стационар шартларда психиатрия ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары эшчәнлеген тикшерүдә тотуның гамәлдәге механизмнарын кабатлауга юл куелмый.

Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе территориясендә психикалары бозылган авыруларга махсуслаштырылган медицина ярдәме 224 психиатрия хастаханәсе, 78 стационар психоневрология диспансеры, шулай ук гомуми юнәлештәге хастаханәләрнең структур бүлекчәләре булып торучы психиатрия бүлекләре тарафыннан күрсәтелә. 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан