"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
02.12.2015

Сөйләм процессорларын алыштыру

Гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы нигезендә медицина тернәкләндерүен финанслар белән тәэмин итү, шул исәптән сөйләм процессорларын алыштыру мәҗбүри медицина иминиятенең база программасы кысаларында мәҗбүри медицина иминияте акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.

2015 ел уртасыннан 2010 елга кадәр операция ясалган (сөйләм процессорын 5 елдан артык эксплуатацияләү вакыты белән) балаларның сөйләм процессорлары алыштырыла  башлады.

Хәзерге вакытта кохлеар имплантация системасы сөйләм процессорларын алыштыру түбәндәге федераль учреждениеләрдә гамәлгә ашырыла:

  1. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Санкт-Петербург колак, тамак, борын һәм сөйләм фәнни-тикшеренү институты» Санкт-Петербург шәһ., Броневицкая ур., 9 нчы йорт (сайт – www.lornii.ru), тел.(812)710-10-10, 676-00-76.
  2. «Федераль медицина-биология агентлыгының Россия аудиология һәм колак аппаратлары ясау фәнни-гамәли үзәге» федераль дәүләт бюджет фән учреждениесе, Мәскәү шәһ., Ленин проспекты, 123 нче йорт (сайт – www.audiology.ru), тел. (499)749-61-02, 749-61-05.
  3. «Россия Федераль медицина-биология агентлыгының Федераль фәнни-клиник оториноларингология үзәге» федераль дәүләт учреждениесе, Мәскәү шәһ.,  Волоколам шоссесы, 30 нчы йорт, 2 нче корпус (сайт – www.otolar-centre.ru), тел.(499) 968-69-12, 968-69-26.
  4. «Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Тернәкләндерү үзәге (ишетү сәләте бозылган балалар өчен)» федераль дәүләт бюджет учреждениесе, Мәскәү шәһ., Троицк шәһ., Нагибин ур., 4 нче йорт, 1 нче корылма (сайт – www.fgbucr.ru), тел. (495) 841-68-45, 549-53-74. 

Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан