"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
28.07.2015

«Үз хокукларыңны бел» (ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 28/07/2015)

«Үз хокукларыңны бел» акциясе дәвам итә! Бүген «Спасение» компаниясе хезмәткәрләре Казан шәһәренең 10 нчы балалар поликлиникасына йөрүче нәниләр өчен бәйрәм оештырды. Балаларны - төсле шарлар белән шатландырдылар, ә әти-әниләрне аларның мәҗбүри медицина иминияте системасындагы хокуклары турындагы файдалы мәгълүмат белән таныштырдылар.

Акциядә ике йөзләп кеше катнашты. Аны үткәрү барышында барлыкка килгән күп кенә сорауларга җавап бирелде. Алар арасында поликлиникада кирәкле табиб булмаганда, тар белгечнең кабул итүен көтү вакыты озакка сузылганда кая мөрәҗәгать итәргә дигән сораулар да, башка сораулар бар иде. Үзләренең барлык сорауларына да казанлылар «Спасение» компаниясенең иминләштерелгән затлар хокукларын яклау бүлеге башлыгыннан җавап алды.

«Спасение» иминият медицина җәмгыятенең «Үз хокукларыңны бел» акциясе Казан шәһәренең инде 7 поликлиникасын җәлеп итте. Ул үткәрелгән ике атна эчендә акциядә республика башкаласында яшәүче меңгә якын кеше катнашты. Акция барышында шулай ук Казанда яшәүчеләргә медицина учреждениеләрендә иң күп очрый торган проблемаларның үзенә күрә бер исемлеге төзелде. Акциядә катнашучыларның һәркайсы, күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфаты турындагы фикерен белдереп, анкета тутырды. 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан