"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
10.11.2015

Россиядә авыртуны баса торган препаратларга мохтаҗлар реестры булачак (РБК Татарстан 10/11/2015)


Россиядә авыртуны баса торган көчле тәэсирле препаратларга мохтаҗ булган пациентларның бердәм реестры булачак. Бу турыда «Россия 1» телеканалы эфирында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми вәкиле Олег Салагай хәбәр итте.

Мондый база булдыру яшәү урыны үзгәргән яки кая булса да барган вакытта авыруларга өстәмә тикшерүләр үткәреп тормыйча кирәкле даруны алырга ярдәм итәчәк, диде ул. «Пациент үзенә ярдәм күрсәтелергә тиешле урынга мөрәҗәгать итә, әгәр дә аңа авытуны баса торган дарулар кирәк икән, алар аңа бирелергә тиеш. Әгәр дә ул яшәү урынын алыштырган икән, бу вакытта да аңа шул реестр ярдәмгә килә, табиб бу реестрдан карап пациентның бөтен тарихын күрә алачак», — дип аңлатты ведомство вәкиле (ТАСС буенча).

Ул министрлыкта яңа системада бюрократлаштыру мөмкин кадәр кимрәк булырга тиеш, ягъни пациент табибка мөрәҗәгать иткәндә кирәкле барлык препаратларны өстәмә тикшерүләр үтмичә мөрәҗәгать иткән көндә алырга тиеш,- дип саныйлар дип өстәде

Күчереп алырга


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан