"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
01.10.2015

МӘГЪЛҮМАТ

26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Мамадыш районында яшәүчеләр өчен пациентлар хокуклары буенча чираттагы акцияне үткәрде. Чара барышында Фонд хезмәткәрләре иминләштерелгән затларга аларның мәҗбүри медицина иминияте системасындагы хокуклары, Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында түләүсез медицина ярдәме күрсәтү тәртибе турында, медицина учреждениеләре эшен оештыру, амбулатор һәм стационар шартларда дәвалану чорында дарулар белән тәэмин итү хакында мәгълүмат бирде.

Акция кысаларында неврология, кардиология, терапия, гастроэнтерология, эндокринология белгечлекләре буенча табиб-экспертлар (медицина фәннәре кандидатлары, югары квалификация категорияле белгечләр) гражданнарны консультатив кабул итү гамәлгә ашырды.

Үзләренең акциядә алган тәэсирләрен, тәкъдимнәрен һәм теләкләрен, шулай ук табиб –экспертлар эшенә бәяләүне  иминләштерелгән затлар чара төгәлләнгәндә тутырган анкетага язып калдырды. Барлык респондентлар да табибларның һөнәри дәрәҗәсе югары булуны, чараның сыйфатлы дәрәҗәдә оештырылуын, Фонд хезмәткәрләренең ихтирамлы мөнәсәбәтен һәм кайгыртуын билгеләп үтте.

«Республика медицина профилактикасы үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе тарафыннан әзерләгән миокард инфарктын, йөрәк ишемиясе авыруын, йөрәк җитешсезлеге стенокардиясен икенчел профилактикалау, йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеген профилактикалау, артериаль гипертонияне һәм инсультны профилатикалауда туклануның роле, түләүсез диспансеризация буенча мәгълүмати-күрсәтмә материаллар таратылды.

Моннан тыш, акциядә барлык катнашучылар мәҗбүри медиина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр буенча евробуклетлар, Фондның һәм иминият медицина оешмаларының«кайнар линия» телефоннары белән визит карточкаларын алды. 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан