"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
14.10.2015

МӘГЪЛҮМАТ

"Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында" 2010 елның 29 ноябрендәге ФЗ-326 нчы Федераль законның 16 статьясы нигезендә 2011 елның 1 гыйнварыннан гражданнар иминият медицина оешмасын мөстәкыйль рәвештә сайлап ала башлады. Полисны рәсмиләштерү бушлай гамәлгә ашырыла.

2015 елның 1 октябре хәленә карата Татарстан Республикасында мәҗбүри медицина иминияте буенча 3 758 564 кеше иминләштерелгән, шуларның 2 704 425 е бердәм үрнәктәге полислар алды, бу иминләштерелгән затлар санының 72 процентын тәшкил итә.

Иминият компаниясен елга бер тапкыр 1 ноябрьгә кадәр алыштырырга була. Компанияне алыштыру хокукыннан 2015 елның сентябрендә республикада 1575 граждан файдаланды.

Мәҗбүри медицина иминияте полисы, аны рәсмиләштерү, Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмалары турында тулырак мәгълүматны безнең сайтта «Иминләштерелгән затларга» бүлегендә, шулай ук Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының «кайнар линия» телефоны буенча алырга була:  8-800-200-51-51 (шалтырату бушлай). 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан