"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
09.11.2015

Стоматология дәүләт клиникалары профилактикалау хезмәтләре күрсәтүдән баш тартачак (Cheldoctor 9/11/2015)


Стоматология гигиенистлары һөнәр берлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Медицина эшчәнлеген лицензияләү турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 15 сентябрендәге карарына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән төзәтмәләргә карата протест әзерли. Яңа документ дәүләт стоматологиясен - авыз куышлыгы гигиенасы кабинетларыннан, ә гигиенистларның үзләрен эштән мәхрүм итәчәк, дип хәбәр итә «Доктор Питер».

Проектта лицензияләүдән профилактика стоматологиясе эшләре төшереп калдырыла. Документка аңлатма язуында бу профилактика закон буенча –медицина ярдәменең бер өлеше, шуңа күрә «пациентлар белән санитария-агарту эше сәламәтлекне ныгыту һәм авыруларны профилактикалау табиб-белгечнең вазыйфаи бурычларына керә», дип аңлатыла. Стоматологлар, әгәр дә эшләрнең бу төре лицензияләүдән төшереп калдырылса, кимендә 20 мең Россия гигиенисты эшсез калачак дип саный. 2010 елдан дәүләт стоматология клиникаларында «профилактика стоматологиясе» эшләрен гигиенистлар – стоматология гигиенасы буенча әзерлек алган урта медицина персоналы башкара, ә хәзер исә гигиена процедураларын дәүләт клиникаларында эшләре болай да җитәрлек булган табиблар гына башкара алачак. Шулай булгач, дәүләт учреждениеләрендә профилактика юнәлеше калмаячак. Шул ук вакытта гигиенистларга даими күренеп торуның авыз куышлыгы проблемалары, аеруча  кариес һәм пародонтит кебек проблемалар белән табибларга сирәгрәк мөрәҗәгать итәргә ярдәм итүе турында яхшы билгеле.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан