"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
11.11.2015

«Сәламәтлек» фонды экспертлары: Мәҗбүри медицина иминияте буенча диагностика процедураларын көтүнең норматив вакытлары төгәл үтәлергә тиеш (Гомумроссия халык фронты 11/11/2015)


«Сәламәтлек» бәйсез мониторинг фонды экспертлары мәҗбүри медицина иминияте кысаларында диагностика процедураларын көтүнең норматив вакытлары төгәл үтәлергә тиеш, дип саный.

Россия Президенты, Гомумроссия халык фронты лидеры Владимир Путин 6-7 сентябрьдә Мәскәү шәһәрендә узган «Сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина өчен!» Гомумроссия халык фронты форумы йомгаклары буенча кушылган эшләр исемлегенә кул куйды. Аерым алганда, хөкүмәткә 2015 елның 31 декабренә кадәр Гражданнарга  медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасында гражданнарның медицина ярдәме күрсәтүне, шул исәптән кыйммәтле медицина җиһазларында тикшеренүне, шулай ук пациентка ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме бригадалары барып җитүне көтү вакытларын билгели торган күрсәткечләрне тәгаенләргә кушылды.

«Сәламәтлек» фонды экспертлары Гомумроссия халык фронты форумына әзерлек кысаларында 20 дән артык төбәктә булды. Пациентларның зарланулары арасында диагностика тикшеренүләрен, шулай ук ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары килеп җитүне көтү вакытлары озакка сузылудан зарланулар иң күп таралганы.

«Яз көне без Тверь өлкәсе Калинин районының Колталово авылындагы фельдшерлык-акушерлык пунктында булып кайттык, анда иң якын «ашыгыч ярдәм» ярдәмче стациясендә машиналар җибәрүдән  еш кына баш тарталар, чөнки бензин юк. Мондый очракта чакыруны 30 километр ераклыкта урнашкан Тверь шәһәренә юллыйлар,  бу очракта машина дүрт сәгатькә кадәр килергә мөмкин», – дип билгеләп үтте «Сәламәтлек» бәйсез мониторинг фонды директоры Эдуард Гаврилов.

Аның сүзләренә караганда, төбәкләрдә  пациентлар УЗИ га язылу 1,5–2 ай алдан эшләнә, табиб-белгеч, кардиолог яки невролог кабул иткәнне көтү өч-дүрт атнага һәм аннан да күбрәк вакытка сузылырга мөмкин дип зарлана.

«Компьютер томографиясен яки МРТ ны берничә айга көтәргә туры килергә мөмкин, ә түләүле нигездә үтсәң – рәхим ит, шул ук көндә шул ук медицина учреждениесендә үтә аласың», – дип ассызыклады Гаврилов. Шул ук вакытта ул план буенча МРТ, КТ һәм ангиографияне көтү бүгенге көндә тикшерү билгеләнгән вакыттан 30 көннән артык була алмавын искә төшерде. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2016 елга дәүләт гарантияләре программасында аларны көтү вакытын 20 көнгә кадәр киметергә тәкъдим итә.

«Бу вакытларның декларация булып калмавы һәм модернизация программасы буенча сатып алынган кыйммәтле медицина техникасының тулы көченә файдаланылу мөһим. Безнең мәгълүматлар буенча, 2014 елда бер аппаратта тәүлек эчендә компютер технологияләрендә тикшеренүләрнең уртача саны 9,8 тәшкил иткән, ә бит ресурслар  мондый тикшеренүләрне көнгә 24 тапкыр үткәрергә мөмкинлек бирә», – дип нәтиҗә ясады «Сәламәтлек» фонды башлыгы. 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан