"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
02.09.2015

19 сентябрьдә «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе Лениногорскида «Пациент хокукы» акциясен үткәрә

МӘГЪЛҮМАТ

Чара 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Лениногорск шәһәре, Шашин урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан «Орфей» сәүдә йортында узачак.

Теләге булган һәр кешегә югары квалификация категорияле штаттан тыш табиб-экспертлар: кардиолог, гастроэнтеролог, невролог, уролог түләүсез консультация (тикшерелмичә) бирәчәк. Моның өчен булган медицина документларын (бәяләмәләр, стационар яки амбулатория карталарыннан чыгармалар, диагностика тикшеренүләре нәтиҗәләрен) алып килергә һәм 8 (85595) 5-37-37 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Үткәрелә торган акция кысаларында АК Барс-Мед белгечләре анда катнашучыларга мәҗбүри медицина иминияте полисын алу, иминият медицина оешмасын алыштыру яки сайлап алу тәртибе; мәҗбүри медицина иминияте системасында иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирәчәкләр.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан