"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
08.12.2015

Росздравнадзор сайтында файдаланылмаган медицина хезмәте күрсәтүләрне өстәп язу фактлары белән очрашырга туры килгән гражданнар шикаятьләрен кабул итү өчен махсус ресурс ачылды


Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова кушуы буенча һәм табибларның де-факто файдаланылмаган хезмәт күрсәтүләрне пациентларга өстәп язу очраклары ешая төшүгә бәйле рәвештә, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте илебезнең теләсә кайсы төбәгендәге гражданнар медицина персоналының күрсәтелмәгән хезмәтләрне өстәп язуларына шикаять бирә ала торган махсус ресурс эшләтеп җибәрә.

Махсус «Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондларының мәгълүмат системасында күрсәтелгән мәгълүматлар белән реаль алынган медицина ярдәме арасындагы туры-килмәүләр турындагы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгать итү формасы» Росздравнадзорның рәсми сайтында «Кире элемтә/ мәҗбүри медицина иминияте мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр» бүлегендә  http://www.roszdravnadzor.ru/feedback/foms урнаштырылган.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан