"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
11.12.2015

Җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы җәмгыяте пациент хокуклары буенча акция үткәрә

МӘГЪЛҮМАТ

Җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы җәмгыяте пациент хокуклары буенча акция үткәрә.

Гражданнарны консультатив кабул итүне (тикшермичә) терапевт, акушер-гинеколог, невролог, хирург гамәлгә ашырачак. Консультация алу өчен медицина документларын (бәяләмәләр, стационардан чыгармалар яки амбулатор карталар, диагностика тикшеренүләре нәтиҗәләрен) алып килергә кирәк.

Шулай ук «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы белгечләреннән мәҗбүри медицина иминияте полисын алу тәртибе, иминият медицина оешмасын алыштыру һәм сайлап алу тәртибе, мәҗбүри медицина иминияте системасында һәм сәламәтлек саклауда иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары турында консультация алырга була.

Чара 2015 елның 19 декабрендә (шимбә) 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Ютазы районы, шәһәр тибындагы Урыссу поселогы, Ленин урамы,19 нчы йорт адресы буенча урнашкан "Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Урыссу үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә (Поликлиника) була.

Алдан язылу 8-800-200-10-65 телефоны буенча гамәлгә ашырыла (шалтырату бушлай).


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан