"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
03.11.2015

Якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә Казан шәһәрендә балаларга медицина ярдәме күрсәтү хезмәте эшчәнлеге турында мәгълүмат


Бәйрәм көннәрендә – 4 һәм 6 ноябрьдә балалар поликлиникалары эшләми, 7 ноябрьдә шимбә көнендәгечә эшли, 8 ноябрь - якшәмбедә эшләми.

Бу көннәрдә халыкка хезмәт күрсәтүнең түбәндәге тәртибе эшләнде:

Якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә балалар поликлиникалары эшләмәгәндә, балаларга кичектергесез медицина ярдәме - ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча ярдәмче станцияләрдә (филиалларда) турыдан-туры; стационар ярдәм атнаның барлык көннәрендә тәүлек дәвамында күрсәтелә. Моннан тыш, стационарларның кабул итү бүлекләрендә кирәк булганда балаларга стационар табибы тарафыннан амбулатор ярдәм дә күрсәтелергә мөмкин.

Учреждениеләрнең адреслары:

Авиатөзелеш – Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен:

-3нче ярдәмче станция – Белинский ур., 35, т.510-08-42, 510-08-50,

- «7 нче Балалар шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, стационарның кабул итү бүлеге, Айдаров ур., 2а, т. 570-85-34,

- 8 нче ярдәмче станция – Адоратский ур., 29в, т.521-13-12,

- «1 нче Балалар шәһәр хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, стационарның кабул итү бүлеге, Декабристлар ур.,125а, 562-22-39.

Мәскәү – Киров районнарында яшәүчеләр өчен:

- 2 нче  ярдәмче станция – Горсоветская ур., 25а, т.562-36-39,

- 5 нче ярдәмче станция – Железнодорожниклар ур., 23 (Юдино пос.), т. 526-37-82,

- «1 нче Балалар шәһәр хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, стационарның кабул итү бүлеге, Декабристлар ур.,125а, 562-22-39,

«Проф. А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең балалар клиникасы, Окольная ур.,10, т.555-04-95.

Вахитов – Идел буе районнарында яшәүчеләр өчен:

- 1 нче ярдәмче станция – Чехов ур., 3, т. 236-19-15, 236-37-01,

- «Медицина университеты клиникасы» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең балалар стационары, Толстой ур., 4, т.236-70-64,

- 6 нчы ярдәмче станция  – Сафиуллин ур., 10, т. 268-58-51,

- «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең педиатрия бүлеге, Сафиуллин ур., 14, т.268-57-21,

- 7 нче ярдәмче станция – Рыбацкая ур., 2а (Мирный пос.), т.264-09-87, 264-09-86,

- «18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең балалар стационары, Зорге ур., 2а, 275-98-00,

- «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Оренбург тракты,140, т.267-89-46,

- «Проф. А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Җиңү проспекты ур., 83, т.267-80-13.

Совет районында яшәүчеләр өчен:

- 9 нчы ярдәмче станция  – Ю.Фучик ур.,135, т. 262-15-92, 262-16-45,

- «Проф. А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Җиңү проспекты ур., 83, т.267-80-13,

- «18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең балалар стационары, Зорге ур., 2а, 275-98-00,

- 4 нче ярдәмче станция –  Халезов ур.,16 (Дәрвишләр бистәсе), т.234-32-11,

- «Медицина университеты клиникасы» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең балалар стационары, Толстой ур., 4, т.236-70-64.

Югарыда күрсәтелгән учреждениеләрнең табиблары дәвалау билгеләячәк, икенче тапкыр карау өчен пациент эш көнендә үзенең участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак. Якын урнашкан мондый дәвалау учреждениеләре турында мәгълүмат барлык поликлиникаларның теркәү бүлекләрендә бар. Бөтен планлы ярдәм, белешмәләр, авыру аркасында эшкә ярамау турында  кәгазьләр  бирүне һ.б. кертеп, эш көннәрендә күрсәтелә.

Казан шәһәренең «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе бригадалары тәүлек буе эшли – тел. 03, 112, дежур сменаның өлкән табибы – 236-39-01, 236-87-44.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан