"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
30.10.2015

Министр Вероника Скворцова БРИКС илләре сәламәтлек саклау министрларының 5 нче очрашуында доклад белән чыгыш ясады (РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 30/10/2015)


Үзенең докладында Министр йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау өлкәсендә Россия Федерациясенең БРИКС илләре белән хезмәттәшлегенең төп юнәлешләрен санап китте, шулай ук БРИКС илләре һәм Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау Оешмасы партнерлыгының әһәмиятен билгеләп үтте.

Ул төп игътибарны туберкулез таралу проблемасына юнәлдерде. Министр глобальләшү шартларында туберкулез проблемасын бер ил кысаларында гына хәл итеп булмаячагын ассызыклап үтте һәм БРИКС әгъзалары булып торучы илләрне бу авыруга каршы бергәләп көрәшергә чакырды.

«Россия Федерациясе Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау Оешмасының 68 нче ассамблеясендә куелган 2019 елга кадәрге чорга туберкулезны профилактикалау һәм аңа каршы көрәшкә йөз тоткан глобаль стратегияне хуплый һәм якын киләчәктә туберкулезның авыр йөгеннән арыну курсына бирелгәнлеген раслый», – дип хәбәр итте Вероника Скворцова.

Министр шулай ук Россия Федерациясенең туберкулезга каршы көрәштә ирешкән уңышларын да билгеләп үтте.

«Россиядә бу юнәлеш дәүләт өстенлекләренең берсе булып тора, һәм без канәгатьләнү белән 2005 елдан туберкулез белән авырулар күрсәткеченең - 30 процентка, ә бу авырудан үлем күрсәткеченең 2 тапкырдан артыкка кимүен билгеләп үтәбез», – диде ул.

Министр Россия Федерациянең башка илләр белән эпидемиология, туберкулезны профилактикалау, ачыклау һәм дәвалау буенча киң халыкара хезмәттәшлек итүгә һәм фәнни эшләнмәләр тәҗрибәсен уртаклашуга әзер булуын билгеләп үтте. Очрашу йомгаклары буенча БРИКС илләре сәламәтлек саклау министрларының 5 нче очрашуы беркетмәсенә һәм Йомгаклау коммюникесына кул кую тантанасы булды. 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан