"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
19.09.2015

Россия клиникалары өчен штраф санкцияләрен бердәм кагыйдәләр буенча хисаплап чыгарачаклар (Доктор Питер 19/09/2015)


 Россиядә барлык регионнар өчен табибка бару һәм күрсәтелгән медицина хезмәтләре кыйммәте турында пациентларга мәҗбүри мәгълүмат бирү кертелде. Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый боерык чыгарды. Моннан тыш, ведомство медицина ярдәмен сыйфатсыз күрсәткән яки үз вакытында күрсәтмәгән өчен клиникаларга штрафлар һәм тулысынча түләмәү күләмен хисаплап чыгару буенча барлык регионнар өчен бердәм методика кертте.

   Күрсәтелә торган медицина хезмәтләре вакытларын, күләмнәрен, сыйфатын яки шартларын бозган өчен Россиядә 2016 ел башыннан штраф санкцияләрен хисаплап чыгару буенча бердәм система кертелә. Хәзер илнең төрле регионнарындагы иминият компанияләре клиникалар өчен түләмәү, тулысынча түләмәү һәм штрафлар күләмен бер үк формулалар буенча хисаплап чыгарырга тиеш булачак. Бу уңайдан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2011 елның 28 февралендәге 158н приказы белән расланган Мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү хакында» тиешле приказ чыгарды.

    Моннан тыш, бу приказ белән министрлык региональ хакимият органнарына, Федерациянең барлык субъектлары территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондларына һәм иминият компанияләренә пациентларга күрсәтелгән медицина хезмәтләре төрләре һәм кыйммәте турында аларга хәбәр итү бурычын йөкләде. Ягъни клиникага барганнан соң пациентлар үзләренең нинди дәвалау алганнары һәм үзләренә дәүләтнең күпме акча тотканы турында белә алачаклар.

    Исегезгә төшерик, пациентларга индивидуаль хәбәр бирү буенча сынау проекты Россия Федерациясенең берничә субъектында узган ел ук старт алган иде инде. Петербург проектка 2015 елда кушылды, дөрес, система тулы көченә эшләп китә алмады — белешмә кәгазьләр бирү тәкъдим итү характерында булды, шуның өстенә клиникаларның үзләре өчен дә, аларны алырга теләүче пациентлар өчен дә күп мәшәкатьләр тудырды. Хәзер бу эш барлык регионнар өчен дә мәҗбүри булды. Сәламәтлек саклау министрлыгы приказында әйтелгәнчә, мәгълүмат бирүне сәламәтлек саклау буенча җирле комитетлар (министрлыклар) территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары һәм барлык иминият компанияләре белән бергә гамәлгә ашырырга тиеш. Пациентларга хәбәрне алар дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталларындагы шәхси кабинетлар системасы, территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондларының рәсми сайтлары аша җиткерер, шулай ук мондый мәгълүматларны кешеләрнең үз иминият компанияләрендә кәгазь чыганакта чыгарма рәвешендә алу мөмкинлеге булыр дип күздә тотыла.

   Сәламәтлек саклау министрлыгы приказы бүген "РГ" бастырып чыгарылды. 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан